5. Авылда җәй (лето в деревне)

Проводите ли вы лето в деревне? Мы собрали много лексики и фраз, интересных монологов и диалогов о деревенском отдыхе на татарском. Это курс "летний татарский", пятое занятие, киттек!

У татар особая связь с деревней, так как большинство из них являются выходцами из деревень (так уж сложилось исторически). Поэтому одно из излюбленных мест отдыха татар – это авыл (деревня). В продолжении летней тематики поговорим сегодня о лете в деревне.

Как обычно, начнём с актуальной лексики:

Your browser doesn’t support HTML5

Лексика

  • авыл – деревня, село; авылдаш – односельчанин,
  • авыл халкы – деревенские жители, шәһәр халкы – городские жители,
  • авылга кайтабыз – едем в деревню (букв.: возвращаемся. В случае деревни в татарском языке обычно используется глагол "кайт"),
  • саф һава – свежий воздух,
  • табигать кочагында – на лоне природы,
  • мал-туар – домашний скот,
  • көтү – стадо,
  • печән – сено,
  • чишмә – родник,
  • ишегалды – двор,
  • яланаяк – босиком,
  • чык – роса,
  • түтәл – грядка,
  • бөҗәк – насекомое.

Традиционно мы задали представителям разных возрастов и профессий одинаковый вопрос: "Җәй көне авылга кайтасызмы?" Ездите ли вы летом в деревню? Прочитайте ответы и выполните задания по ним.

Хәмит, 65 яшь, пенсионер
Пенсиягә чыккач та, якындагы бер авылда өй алдым. Шәһәр шау-шуыннан шундый арыдым. Өй яңа түгел иде, шуңа күрә аны бераз төзекләндердем. Җәйгә яшәргә менә дигән. Әле элеккеге миче бар. Ял көннәрендә яныма балалар да килә, мичтә коймак пешерәбез. Бакча да бар, әлегә бакчада җиләк-җимеш агачлары гына.

  • шау-шу суета
  • төзекләндер –​ благоустроить
  • менә дигән –​ самое то
Рания, сәркатип, 35 яшь
Без Чаллы шәһәрендә яшибез, эш тә шунда. Авылсыз тормышны күз алдыма китермим, шуңа күрә җомга эш беткәч тә, ялларга авылга кайтабыз. Ара бик ерак түгел – 50 чакрым тирәсе. Анда безне әти-әниләр, бакча, мал-туар көтә. Җәй көне ешрак авылда булабыз, авыл тормышы белән яшибез.

  • күз алдыма китермим – не представляю
Йолдыз, 19 яшь, студент
Мин үзем авылдан. Мәктәпне бетергәч тә, шәһәргә укырга килдем. Шәһәр тормышы, халкы, төрле чаралар миңа бик ошый. Монда җәй көне дә бик рәхәт. Тик әниләрем җәйге ялларда авылга кайтырга куша. "Эш күп, булышырга кирәк", – диләр. Бәрәңге, җиләк, көтү, эшчеләргә ашарга пешерү, маллар карау – менә минем җәем. Укуны тәмамлагач та, шәһәрдә яшәргә калырга телим.

  • төрле чаралар – различные мероприятия
Альберт, төзелештә эшли, 42 яшь
Әти-әнием авылда туганнар. Мин балачакта җәйне әби-бабай янында авылда уздыра идем. Көтү көтә идек, күлгә балык тотарга йөри идек, бабай белән атта печәнгә бара идек - рәхәт вакытлар. Үскәч, сирәк кайта башладык. Хәзер инде җәйгә бер тапкыр гына була. Вакыт юк: гаилә, балалар, эш. Алар ял итәргә авылга түгел, диңгезгә барырга телиләр.

  • көтү көт – пасти стадо
  • сирәк – редко

Проверьте понимание текстов методом Әйе/Юк:

  • Хәмит авылдан өй сатып алган.
  • Ул күп яшелчәләр үстерә.
  • Рания шәһәрне бик ярата.
  • Аның әниләре мал-туар асрый.
  • Йолдыз мәктәпне шәһәрдә бетергән.
  • Ул ялларда авылга кайта.
  • Альберт балачактагы авылны сагына.
  • Ул җәй көне авылга еш кайта.

Сопоставьте героев и факты:

Кого-то деревня привлекает близостью с природой, чувством свободы, доступностью натуральных продуктов. А других отпугивает наличие физического труда. Так или иначе никто не остается безразличным. Познакомьтесь со списком дел деревенского жителя:

Список дел в деревне

  • бакчада түтәлләр утау – полоть грядки
  • маллар карау – содержать и ухаживать за скотом
  • абзар чистарту – почистить стойло
  • печән чабу – косить сено
  • мунча ягу – топить баню
  • утын яру – колоть дрова
  • су сибү – поливать
  • ишегалдын себерү – подметать двор
  • өй юу – помыть дом

Самое время прерваться на грамматику, ведь в монологах встречаются интересные обороты, выделенные жирным шрифтом, которые мы с вами и разберем.

Минутка грамматики

На прошлом занятии мы говорили о вакыт хәле, которое образуется при помощи окончаний: -гач/гәч, -кач/-кәч . Если к окончании добавить частицу та/тә, то мы получим смысл "как только…":

  • Пенсиягә чыккач та, якындагы бер авылда өй алдым. (Как только я вышел на пенсию, купил дом в ближайшей деревни.)
  • Мәктәпне бетергәч тә, шәһәргә укырга килдем. (Как только я закончила школу, я приехала в город на учебу.)
  • Җомга эш беткәч тә, ялларга авылга кайтабыз. (В пятницу как только закончивается работа, мы ездим в деревню.)
Основа глагола (побудительное наклонение) + -гач та/-гәч тә, -кач та/-кәч тә
килгәч тә - как только придет
сорагач та - как только спросит
арыгач та - как только устанет

Составьте предложения из слов:

Вернемся к нашей основной теме. Существует мнение, что в деревне заняться нечем, минимум развлечений и некуда пойти. Наши герои Азамат и Расима говорят о том, как нескучно провести время за городом. Чем же заняться в деревне, в селе или на даче? Прочитайте и прослушайте диалог:

Your browser doesn’t support HTML5

Диалог

Диалог: Авылда ял

  • Рәсимә: Матурым, әйдә быелгы ялны диңгездә түгел, ә авылда уздырабыз.
  • Азамат: Мин авылда үскән кеше. Әйт әле миңа, авылда ял да буламыни?
  • Рәсимә: Ничек инде булмасын?! Күз алдыңа китер: иртән иртүк торасың, ишегалдына чыгасың, чыклы үләндә яланаяк йөрисең, түтәлдән яшеллекләр өзәсең, авыл ризыклары белән иртәнге аш әзерлисең.
  • Азамат: Шуннан? Ашагач, бакчада эшләргәме?
  • Рәсимә: Табигать кочагында үләннәр, җиләк җыябыз. Яки су буена төшәбез. Син балык тотарсың, мин су керермен, фото төшерермен.
  • Азамат: Су буенда бөҗәкләр күп. Җиләк тә җыярга яратмыйм. Мин тынычлыкта ял итәргә телим.
  • Рәсимә: Авылда бит инде тынычлык, шәһәр шау-шуы да юк.
  • Азамат: Ләкин гел эш кушып торучы кеше бар.

Найдите следующие фразы в тексте:

  • человек, который вырос в деревне
  • рано утром
  • росистая трава
  • деревенские продукты
  • отдых в тишине
  • спустимся к воде
  • человек, который велит (заставляет) работать

Ответьте на вопросы по диалогу:

  • Рәсимә Азаматны кая чакыра?
  • Ни өчен Азамат авылда ял итәргә теләми?
  • Рәсимә иртән иртүк нәрсә эшләргә уйлый?
  • Аның су буена планнары нинди?
  • Азамат җиләк җыярга яратамы?
  • Авылда тынычмы?

Далее мы приложили примерный список занятий в деревне (загородом или на даче), чтобы не заскучать.

Your browser doesn’t support HTML5

Чем заняться в деревне?

Чем заняться в деревне?

  • Саф һавада спорт белән шөгыльләнү –​ заниматься спортом на свежем воздухе.
  • Бакчада казыну – покапаться в саду.
  • Велосипедта тирә-якны әйләнү – объехать вокруг на велосипеде.
  • Урман аланында пикник оештыру – на лесной поляне организовать пикник.
  • Көн саен мунча керү – каждый день ходить в баню.
  • Кышка яшелчәләр һәм җиләк-җимеш катыру – заморозить ягоды и овощи на зиму.
  • Таңны каршы алу – встретить рассвет.

Ну что же, на этом наш урок подошёл к концу. А отдыхаете ли вы в деревне? Надеемся, теперь в вашем запасе достаточно слов и фраз, чтобы объясниться там на татарском.

Напоследок предлагаем пройти тест для закрепления пройденного материала:

Это был пятый урок нашего специального летнего курса, который выходит в течение лета 2022 года. Зайдите сюда, если хотите увидеть другие уроки курса.

У нашего проекта "Әйдә! Online" есть два больших курса для изучающих татарский язык:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Telegram-е, Вконтакте, Instagram-е, Facebook-е, Тиктоке. ​

Следите за обновлениями в наших соцсетях, скоро выйдет следующее занятие!

БУ ТЕМАГА: 2. Җәйге табигать һәм һава торышы (летняя природа и погода)