Татарча тиз уку: минутына 700 сүз, хәтерне яхшырту һәм вакыт экономиясе

Кабан күле буенда тиз уку дәресе

Бу җәйдә Кабан күле буенда тиз укуга багышланган татарча дәресләр оештырыла. Тиз укуның нинди файдалы яклары бар һәм ул татар телендә нигә җиңелрәк бирелә? Бу методиканы татарча булдырган Мәликә Хәйрулла белән сөйләштек.

Җәй башыннан казаннарны Кабан күле буенда җыелып, татарча тиз укырга өйрәнергә чакыралар. Бу курсларны Казан университетының татар филологиясе бүлеге студенты Мәликә Хәйрулла оештыра. Ул урыс телендә тиз уку методикасын өйрәнеп, аның иң отышлы урыннарын татар теленә күчергән, университетта бу темага диплом эшен язарга әзерләнә.

"Өйрәнә башлаганда, Мәликә минутына эчтән 250 сүз укый иде, хәзер – кимендә 1070. Аның бүгенге нәтиҗәсе – ул "Итил суы ака торур" романын, көненә 2-3 сәгать бүлеп, 3 кичтә укып бетерә" диелә Кабан күле чыгарган чарага чакыруда.

Без әлеге курсларны алып баручы белән элемтәгә кереп, методика үзенчәлекләре, тиз уку өчен нинди күнегүләр кулланылганы, Кабан күле буенда тиз укырга кемнәр өйрәнгәне турында сораштык.

— Тиз уку нәрсә ул? Аны куллану нинди өстенлекләр бирә?

Кабан күле буенда тиз уку дәресе, уңда – Мәликә Хәйрулла

— Тиз уку методикасы – тиз укып та, мәгълүматны тиз отып алу һәм аны яхшы истә калдыру. Бу психолингвистиканың бер өлкәсе, бу тармак татар телендә бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Тиз уку – текстның баш миендә чагылышы.

Эчке тавыш дигән төшенчә бар, ул һәр кешедә бар. Фән шуны әйтә: менә бу эчке тавыш безнең укуны әкеренәйтә. Чынлыкта без сүзгә карагач та, аның мәгънәсен эчке тавыш белән әйтмичә дә, сүзне аңлый алабыз. Моннан тыш физик үзенчәлекләр, әйтик, күзнең тиз йөреше, кулның ярдәме – боларның тупламы безгә берничә тапкыр тизрәк укырга, күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итә.

Хәзер мәгълүмат арта бара, ә вакыт өстәлми, беркемнең дә тәүлегендә өстәмә 25нче сәгате юк

Тиз уку төрле яклап бик файдалы. Галимнәр аның игътибар һәм хәтерне яхшыртыруын, күзаллауны һәм образлы фикер йөртүне үстерүен, мәгълүматны тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерергә мөмкинлек бирүен әйтә. Өстәвенә, хәзер мәгълүмат бик күп, мәгълүмат агымы да көн дәвамында килә бара, барысын да үзләштерергә кирәк. Тиз уку мәгълүмат үзләштерүгә кирәк булган вакытны кыскартырга мөмкинлек бирә. Аеруча мәктәп укучылары һәм студентлар өчен файдалы күнекмә бу. Хәзер мәгълүмат арта бара, ә вакыт өстәлми, беркемнең дә тәүлегендә өстәмә 25нче сәгате юк. Бөтен яктан файдалы дип әйтер идем.

Кеше минутына 150 сүз укый. Ул үзенең минутына 500, 600, 700 сүз укый алуын белми, хәтта моңа ышанмый да. Ләкин тиз укуга өйрәнсәң, бу бик тә мөмкин.

— Бу методиканы үзегез ничек өйрәндегез, нинди хезмәтләрдән укыдыгыз? Татар телендә аны барлыкка китерү теләге кайдан килде?

— Үзем тиз уку белән мәктәптә укыган чакта ук кызыксынган идем, тик аны төпләп өйрәнүгә вакыт җитмәде. Университетта укый башлагач, ковид пандемиясе башланды, бөтен кеше үз-үзен үстерү юлларын эзли башлады, һәм минем дә тиз укуны тирән өйрәнү өчен мөмкинлек барлыкка килде.

Татарча укыганда, бу методиканы кулланып буламы дип тикшердем

"Миф" нәшрияты пандемия вакытында тиз уку турында бушлай онлайн-курслар оештырды, мин шуңа язылып, аны өйрәндем дә. Параллель рәвештә бу темага методикалар, хезмәтләрне дә укыдым. Боларны өйрәнгәч, мин урыс теле белән татар телен чагыштыра башладым. Татарча укыганда, бу методиканы кулланып буламы, ул татар текстларына батамы дип тикшердем.

Нәтиҗәдә, мин берничә системга нигезләнеп, алардан иң файдалы һәм отышлы күнегүләрне кулланып, татар әсәрләре текстларын кулланып, татар телендә тиз уку методикасын әзерләдем.

Кабан күле буенча тиз уку дәресе

Татар телендә тиз уку җиңелрәк, фиксацияләнгән хәрефләр җыелмасы саны азрак

Бу системны нигә татарчалаштырдым дигәндә, үзем аны урысча өйрәнсәм дә, нигездә, татар әсәрләрен укыйм бит. Тиз укуда безнең баш миендәге теркәлгән хәрефләр комбинациясе бик әһәмиятле. Һәм билгеле бер вакытта башым китә башлады. Чөнки татар телендә үз хәрефләр комбинациясе бар, кеше ияләшкән сүзләр тәртибе, лексика, җөмлә төзелеше бар, урыс телендә өйрәнгәннән соң, татар теленә күчәргә кирәк. Татар телендә форма кушымчалар белән үзгәрә, ләкин урыс телендә сүз үзе үзгәрә. Шуңа татар телендә тиз уку җиңелрәк, чөнки фиксацияләнгән хәрефләр җыелмасы саны азрак.

— Тиз укуны яхшырак аңлатыр өчен күнегүләр мисалларын китерә аласызмы? Аны ничек үзләштерәләр?

— Күнегүләр берничә төркемгә бүленә. Бер төркем биремнәр физик якны үстерүгә югәлгән. Мәсәлән, күз күремен киңәйтү күнегүләре. Моның иң популяр, күпләр белгән мисал – Шульте таблицасы. Ул периферик күрү сәләтен үстерә, игътибар концентрациясен арттыра, мәгълүматны параллель рәвештә үзләштерү күнекмәсе буларак кулланыла.

Башка төркем биремнәр кул хәрәктләреннән гыйбарәт. Әйтик, һәр юлны бармак йөртеп уку кебек күнегүләр бар.

Тиз уку дәресе вакытында күнегү

Тагын бер кызыклы күнегү – текстны диагональ буйлап уку. Ул китап битендә "Х" хәрефен ясау дип атала, башка текст бер диагональләп укыла, аннары соң – икенче диагональләп. Текстны арттан алга уку күнегүе дә шәп, ул татар теле өчен аеруча отышлы, чөнки хәбәр җөмлә ахырында килә, шуңа төп вакыйганы, булган хәлне шунда ук аңлап була.

Күнегүләр бик күп алар: абзацларга атамалар бирү, тиз истә калдыру схемалары, текстта вакытка ишарә иткән сүзләрне табу һәм башкалар. Аларны комплекслы куллану тиз уку күнекмәсен үстерергә ярдәм итә.

— Бу теманы, үзегез әйткән психолингвистиканы тирәнрәк өйрәнү, татар телендә аларны үстерү планыгыз бармы?

Психолингвистика татарча әле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, аны үстерергә кирәк

— Узган ел мин татарча тиз уку турында курс эшен яздым, киләсе ел дипломымны да аңа багышларга, тагын да тирәнрәк өйрәнергә телим. Психолингвистика татарча әле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, аны үстерергә кирәк, әлбәттә.

Тиз уку методикасын балалар өчен куллану отышлы. Бала үзе укырга өйрәнгәндә аны үзләштерсә, бу аңа төрле яктан яхшы тәэсир ясый, моны психология дәлилли. Миңа үземә олылар өчен методикалар белән шөгыльләнү кызыграк, чөнки олыларда инде катып калган үзенчәлекләр, хаталар бар, аларны үзгәртү катлаулырак, шул ук вакытта процесс буларак кызыграк та.

— Тиз укуны өйрәткәндә нинди татар әсәрләрен, текстларын кулланасыз?

— Кешенең максатларына карап, тиз укуга теләсә нинди әсәрләргә нигезләнеп өйрәнеп була. Мин бу методиканы үзем өйрәнгәндә "Ак чәчәкләр"не укыган идем, текстны бик яхшы белгәнгә башта аны күнекмә буларак кулландым.

Әмирхан Еники хикәяләрен дә еш кулланам. Аның теле җайлы, хикәяләр кыска. Текстны анализлау кирәк булган күнегүләр өчен ул менә дигән.

Кабан күле буенча тиз уку дәресе, уңда – Мәликә Хәйрулла

Соңгы арада "Гыйлем" сайтыннан да текстларны кулланган идем. Тиз укуны еш кына өстен карап чыгу белән бутыйлар. Ә чынлыкта бу тиз укуның бер биреме: текстны уку өчен әзерләнү. Шуңа "Гыйлем"дәге фәнни-популяр мәкаләләрне кулланам да, аларның абзацларына атамалар бирү, монда сүз нәрсә турында барганын аңлау җиңел.

— Кабан күле буенда дәресләр оештыру фикере ничек килде? Моны кемнәр оештыра?

— Урыс телендә тиз уку методикалары түләүле, аның китаплары да бик кыйбат. Ниндидер отышлы, гади кеше кесәсенә туры килерлек фәнни хезмәтләр алу авыр. Мин үзем өйрәнгән, белгән нәрсәләрне башкалар белән бүлешергә бик яратам. Шуңа Кабан күле буенда дәресләрне оештырырга булдым да.

Җәй башында Кабан күлендә чаралар кураторы Гүзәл Әхмәтгәрәевага мөрәҗәгать итеп, бу дәресләрне оештырырга тәкъдим иттем. Бу идеяне ошаттылар, шул рәвешле башлап җибәрдек тә.

Җәй буе атнага бер тапкыр, чәршәмбе кичләрендә очрашабыз. Башта кеше күбрәк иде, шуннан соң бу темага кереп киткән, аны чыннан да файдаланырга теләгәннәр генә калды. Даими рәвештә 4-5 кеше йөри, ара-тирә кушылучылар да бар. Нигездә, бу 20-30 яшь тирәсендә яшьләр.

Дәресләрдә тиз укуның өстенлеген, аның гамәли файдасын аңлатам. Кайбер күнегүләрне бергәләп эшлибез, кайбер күнегүләрне өй эше буларак бирәм, чыннан да кызыксынган кешеләр шактый күп, үзләре дә шөгыльләнә. Кемдер дистанцион форматта да укый.

Дәресләр өчен кемдер түлиме?

Кешеләрне яңа, файдалы күнекмәләргә өйрәтү үземә дә рәхәт

— Юк, бу дәресләрне бушлай үткәрәбез. Максат ул да түгел. Миңа башкаларны өйрәтү үземә кызыклы, миңа үзем өчен яңа мәгълүмат бит бу. Мин татарчага әйләндергән күнегүләрнең никадәр уңышлы булуын карыйм, хаталарымны күрәм, төзегән күнегүләрне практикада кулланам. Кешеләрне яңа, файдалы күнекмәләргә өйрәтү үземә дә рәхәт.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!