Казакъстанда беренче сыйныфта урыс телен укытылмаячак

Алма-Атыдагы мәктәп. Архив фотосы

Илнең мәгариф министры балалар башта туган телләрендә язарга һәм укырга өйрәнергә тиеш дип белдергән. Урыс телен - икенче сыйныфтан, инглиз телен - өченче сыйныфтан башлап укытачаклар.

Быелгы яңа уку елыннан Казакъстан хакимиятләре беренче сыйныф укучыларына берьюлы өч тел укыту тәртибен бетерә. Бу хакта мәгариф министры Әсхәт Аймагамбетов хәбәр иткән.

Түрә сүзләренчә, беренче сыйныфта укучыларга казакъ теле генә укытылачак, чөнки урыс һәм инглиз телен өйрәнү өчен аларга башта туган телләрендә укырга һәм язарга өйрәнергә кирәк. Ул беренче сыйныф укучыларына берьюлы өч тел өйрәнү авыр дигән.

"Икенче сыйныфтан урыс телен аерым дисциплина буларак өйрәнә башлаячаклар, ә өченче сыйныфтан – инглиз телен", дип белдергән ул хөкүмәт утырышында.

Шул ук вакытта урысча укучы беренче һәм икенче сыйныф укучыларының мәктәп програмында ике фән: урыс теле һәм казакъ теле калачак, ә инглизчәгә өченче сыйныфтан өйрәнә башлаячаклар дип яза "Интерфакс" Казакъстанның мәгариф министрлыгына сылтанып.

Моңа кадәр Казакъстан мәктәпләрендә балаларга беренче сыйныфтан өч тел укыталар иде: урысча, казакъча һәм инглизчә. Инглиз телен беренче сыйныфтан өйрәтү 2012 елда башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!