Русия миллиардеры Дмитрий Пумпянскийның "Аксиома" яхтасы Гибралтардагы аукционда сатылган. Бу - Русиянең Украинага сугыш башлавы өчен кертелгән чикләүләрдән соң кулга алынган милекнең беренче тапкыр сатылуы. Бу хакта The Guardian хәбәр итә.
Күпмегә сатулары, сатып алучының исеме әйтелми. Ничә сумга сатып алырга килешүләре турындагы мәгълүматны ике атнадан соң чыгарырга вәгъдә итәләр. Аукционны оештыручылар сату барышында 63 гариза килүен әйткән.
Пумпянский "Аксиома"ны 2013 елда 75 миллион долларга алган булган. 2022 елның мартында, Британия, Европа берлеге һәм АКШ миллиардерга чикләүләр керткәннән соң, яхта кулга алынды.
Санкцияләр аркасында Пумпянскийның ширкәте Американың JP Morgan банкына кредитын түли алмаган диелә. Банк Пумпянский ширкәтенең 20 миллион доллардан артык бурычы бар дип шикаять иткән һәм Гибралтар мәхкәмәләреннән "Аксиома" яхтасын тоткарлап сатуны сораган.
"Аксиома"ның озынлыгы – 72 метр, анда кунаклар өчен алты каюта, 3D-кинотеатр, спорт белән шөгыльләнү өчен зал, бассейн, джакузи һәм SPA бар. Яхтаны бер атна арендалау ярты миллион доллар торган.
- Дмитрий Пумпянский торбалар җитештерүдә дөньядагы иң зур ширкәтләрнең берсе - Торба металлургия ширкәтенең (ТМК) хуҗасы һәм идарә рәисе иде. 2022 елның мартында, аңа каршы чикләүләр кертелгәч, Пумпянский ТМКның бенефициарлар һәм мөдирләр шурасыннан чыкты. Ул чакта Британия Пумпянский – Путинга якын олигархларның берсе дигән иде.
- 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Сугыш сәбәпле АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр кертте, ул түрәләргә һәм сәясәтчеләргә генә түгел, гади халыкка да нык йогынты ясый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!