Мөстәкыйльлек яулап алганнан соң, Татарстанның үзенең сәүдә челтәрләре, үзенең гаммәви мәгълүмат чаралары, хәтта үзенең һава юллары барлыкка килә. 1990нчы елларда оешкан ширкәтләр ахыр чиктә республиканың һәм аның башкаласы Казанның брендларына әйләнә.
Кайберләре әле дә уңышлы эшләп килә. Мәсәлән, 1993 елда оешкан "Ак Барс" банкы, 1992 елда исемен "Мелита"га үзгәрткән Казан мех фабрикасы, 1994 елда эфирга чыккан "БИМ" радиосы — бүген дә эшли. Татар милли хәрәкәтенең таләпләре белән ачылган "Яңа Гасыр" телевидениесенә дә 20 ел булды. "Курай" һәм "Татар" радиолары, "Бәхетле" сәүдә челтәре, "Түбәтәй" кафелары, "Татар җыры" фестивале, 1995 елга кадәр "Итил" дип аталган "Ак Барс" хоккей такымы — боларны да Татарстанның суверенитет яулавы белән оешкан уңышлы брендлар исемлегенә кертергә мөмкин.
Ләкин 1990нчы елларда оешып юкка чыкканнары да бар. Шуларның кайберләрен искә төшерик.
"Татарстан" һава юллары. 1993 елда оешкан Казан һава ширкәте "Татарстан" исемен 1999 елда ала. Авиациядә "милли" һава юллары" дигән төшенчә бар. Ул теге яки бу илнең символы булган авиаширкәтне аңлата. Мисал өчен, Русиядә һава ширкәтләре күп булса да, "Аэрофлот" илнең төп авиакомпаниясе һәм ил символы булып санала. Төркиядә — Төрек һава юллары, Британиядә — British Airways, Испаниядә — Iberia, Аргентинада — Aerolineas Argentinas һ.б.
Башта совет очкычларында гына очкан "Татарстан" бортларын республиканың гербында урын алган барс бизи. 2013 ел Универсиадасы алдыннан ширкәт көнбатышта төзелгән очкычлар ала башлагач, аларның фюзеляжына зур итеп Татарстан байрагын төшерәләр. "Татарстан" һава юллары Истанбул, Тель-Авив, Прага, Баку һәм дөньяның башка шәһәрләренә оча.
2013 елның 17 ноябрендә Мәскәүдән Казанга очкан борт һәлакәткә юлыга. Очкычтагы барлык 50 кешенең гомере өзелә. Шул ук елның 31 декабрендә "Татарстан" һава юлларының очарга рөхсәт итүче сертификаты алына.
"Tatincom" элемтә операторы. Хәзер моңа ышанырга кыен, әмма кайчандыр Татарстанның үзенең мөстәкыйль кәрәзле элемтә челтәрләре бар иде. Шуларның берсе — "Tatincom". DAMPS форматында эшләгән әлеге ширкәт 2003 елда Татарстанда икенче урынга чыга.
2007 елда аны Түбән Новгородның "НСС" челтәре "йота".
"Сантел GSM" элемтә челтәре. Татарстанның тагын бер кәрәзле элемтә операторы. Исеме ике татар сүзеннән төзелгән: "сан" һәм "тел", ягъни саннар теле. 1999 елның 3 мартында GSM форматында эшли башлый.
2003 елда "Сантел"ны Русиянең МТС операторы сатып ала һәм бу татар бренды да юкка чыга.
"Chevrolet Blazer". 1996 елда Американың GM (General Motors) ширкәте Алабуга заводында "Chevrolet Blazer" ("Шевроле Блэйзер") автомобильләрен җитештерә башлый. Бәясе 23 мең доллар була — Русия өчен кыйбат. 1998 елның августында башланган икътисади кризистан соң җитештерүче бәясен 16 мең долларга кадәр төшерә, әмма бу да булышмый.
1999 елда бу машиналарны Татарстанда җитештерү туктатыла.
Җырчы Салават Фәтхетдиновның "Туган көн" клибында (иң беренче татар клипларының берсе) нәкъ шушы машина күрсәтелә. Күрәсең, Салават ярдәме белән начар сатылган машинаны популяр итмәкче булалар — әмма килеп чыкмый.
"DOMO" сәүдә челтәре. 1998 елда ачылган әлеге челтәр көнкүреш техникасы белән сәүдә итә. 2003 елда кибетләр саны унга җитә, "DOMO" Казанда оешкан тагын бер брендны — "Чыңгызхан" сәүдә челтәрен "йота".
Татарстан челтәре республика шәһәрләре белән чикләнмичә, Идел буе һәм Урал төбәкләрендә дә кибетләрен ача, 2006 елда бөтен Русия буйлап сәүдә нокталары 56га җитә.
2008 елгы икътисади кризис "DOMO"га аяк чала. Сатулары кими башлый, 2014 елда Русия Кырымны басып алганнан соң рубль икеләтә арзаная — сәүдә челтәренең хәлләре тагы да начарая.
"DOMO"ның соңгы 2017 елда кибете ябыла.
"Татфондбанк". 1994 елда оешкан әлеге банк Русиянең 50 иң эре банклар исемлегенә керә. Штаб-фатиры Казанда урнашкан була. Татарстанда "Ак Барс"тан соң икенче иң зур банк була.
Татар исеме белән аталган әлеге банкның бүлекчәләре Татарстанда гына түгел, Башкортстан, Чуашстан, Мәскәү һәм башка республика һәм шәһәрләрдә эшли.
2016 елның азагында "Татфондбанк" клиентлары үз акчаларын ала алмый башлый. 2017 елның мартында банкның лицензиясе алына, ә аның идарә рәисе Роберт Мусин тоткарлана.
"Татфондбанк" — юкка чыккан Татар(стан) брендларының берсе.
"Эдельвейс" сәүдә челтәре. 1994 елдан эшли башлаган әлеге челтәр заманында Татарстанның ашамлыклар җитештерүче иң эре челтәре була. 2005 елда Татарстандагы кибетләр саны 156га җитә. Әмма республикага Русиянең башка төбәкләрендә уңышлы гына эшләп киткән "Магнит", "Пятерочка" кебек челтәрләр керә башлагач, вазгыять үзгәрә. "Эдельвейс" кибетләре ябыла, ә челтәр үзе минуска эшли башлый.
Узган елның көзендә Казанда "Эдельвейс"ның 57 кибете булган булса, бүген берсе генә — "Кольцо" сәүдә үзәгендәге супермаркеты эшли. Калган бөтен кибетләр ябылган, аларның урынына әлеге дә баягы "Магнит" белән "Пятерочка"лар килгән.
"Александр LTD" сәүдә челтәре. 1990нчы елларның уртасында көнкүреш техникасын сата башлаган әлеге челтәрне Казан эшкуары Александр Сергеев булдыра. Ширкәтнең атамасы турында озак баш ватып тормый — үз исеме белән атый.
"Александр LTD" — татар телле аудитория һәм сатып алучыларның барлыгын һәм шулар өчен татарча реклам ясау отышлы икәнлеген иң беренчеләрдән булып аңлаган ширкәтләрнең берсе. Татарча реклам ролигы 1990нчы еллар азагында Татарстан телеканалларында әйләнә: ике татар әбие суыткыч эзләп Казан урамнары буйлап бара һәм "Александр LTD" кибетен күрә. Шунда кереп теләгән суыткычларын сатып алып авылларына кайтып китәләр.
Челтәрнең кибетләре Казанда гына түгел, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмәдә дә эшли, ширкәт Татарстанда көнкүреш техникасы белән сәүдә итү өлкәсенең 10-15%ын яулый. 2000нче елларда республикага федераль челтәрләр үтеп керә башлагач, "Александр LTD" зыян күрә башлый.
2009 елда кибетләр саны тугызга кала, ә ел азагында челтәр бөтенләй юкка чыга.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!