Гыйракта шигый имамы Мөкътәд ас-Садр сәясәттән киткәннән соң протестлар башланды. Әлеге бәрелешләрдә Багдадта кимендә 20 кеше һәлак булган, 300 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Al Hadath һәм Al Jazeera басмалары хәбәр итә.
Гыйрактагы бәрелешләр 29 августта, имамның "хәл ителмәстәй сәяси тупыйк" аркасында сәясәттән бөтенләй китүе турындагы белдерүеннән соң башланды.
Дүшәмбе Мөкътәд ас-Садрның йөзләгән тарфдарлары Багдадтагы хөкүмәт биналары һәм чит ил миссияләре урнашкан "яшел зона"га, шулай ук президент сараена бәреп керде.
Моңа җавап итеп шәһәргә хөкүмәт гаскәрләрен керттеләр. Гыйрак хөкүмәте 30 августны ял көне дип игълан итте, илдә комендант сәгате кертелде. Reuters мәгълүматынча, төнлә Багдадта ату һәм шартлау тавышлары ишетелгән.
Дөнья берләшмәсе, шул исәптән БМО, Европа берлеге, АКШ, Төркия бу тәртипсезлекләргә борчу белдерде һәм тарафларны көч куллануны булдырмаска, сабыр булырга чакырды. Үз чиратында Мөкътәд ас-Садр Гыйракта "көч һәм корал куллану тукталганга кадәр" ачлык тотачагын игълан итте.
Гыйрактагы сәяси кризис 2021 елның көзеннән дәвам итә. Ул чакта Мөкътәд ас-Садр һәм аның тарафдарлары парламент сайлауларын җиңде, әмма көндәшләре - Иран хуплый торган төркемнәрдән башка коалиция төзи алмадылар. Нәтиҗәдә ас-Садр тарафдарлары парламенттан чыкты һәм аны таратуны таләп итте.
2022 елның июлендә имамның тарафдарлары парламент бинасына һөҗүм итте һәм Мөкътәд ас-Садр көндәшләренә Гыйракның яңа президенты белән премьер-министрын билгеләп куярга комачаулады. Премьер вазифасында 2020 елда билгеләнгән Мостафа әл-Каземи эшләвен дәвам итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!