1990нчы еллар матбугаты. Суверенитет турында язмалар
1-2. "Татарстан яшьләре" газетында 1990 елның 30 августында чыккан сан. Баш биттә парламент хәбәрчесе Айрат Садыйкның "Бәйсезлеккә тагын ничә адым?" язмасы.
Ул Татарстан Югары шурасының 27 августта узган утырышына багышланган, сессиядә парламент суверенитет мәсьәләсен ниһаять карый башлады диелә. Хәбәрче депутатлардан "ничек тавыш бирәчәксез?" дип тә сорашкан.
3-4. "Социалистик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газетының 1990 елның 30 августында чыккан санның төп язмасы – Миңтимер Шәймиевнең Югары шурада суверенитет турында ясаган чыгышы.
Бераздан Югары шура депутатлары Суверенитет турында декларацияне игълан итәчәк.
5-6. "Социалистик Татарстан" газетының 1991 елгы саны да Шәймиев мөрәҗәгате белән башлана. Бер ел узуга биредә котлау телеграмнары, бәйрәм җырлары урнаштырыла. "Киләчәккә өмет белән карыйм" дигән баш исем дә игътибарны җәлеп итә.
7-10. "Ватаным Татарстан" газетының 1992 һәм 1993 елгы саннары. 1990-1992 елларда "Еллар авыр, юллар авыр, бирешмә, Татарстан!" язуы төп шигар булып торган.
Бу саннарда Декларация искә алына.
1993 елгы санның баш битендә исә яңа кабул ителгән (1992 елның ноябре) Татарстан Конституциясе күрсәтелә.
11-14. 1994 елның 30 августында чыккан "Ватаным Татарстан" газеты. Өметле баш исемнәр дә игътибар җәлеп итә: "Кыю атна, мөстәкыйль Татарстан", "Күңелләрдә өмет нуры", "Зур эшләр көтә" һәм башкалар. Укучыларга Татарстан Конституциясеннән өзекләр, "Төп нигезем – Татарстан" җыры да тәкъдим ителә. Тарих турында язмаларга да урын табылган.
15-19. "Ватаным Татарстан" газетының 1995 һәм 1996 елларның 30 августында чыккан саннары. Суверенитет декларациясенә 5 һәм 6 ел туган вакытта газетта бәйрәмгә зур игътибар бирелә. Миңтимер Шәймиевнең традицион мөрәҗәгатеннән тыш газетларда суверенлыкны яулап алу мизгелләре искә төшерелә, фотолар тәкъдим ителә. Бу саннарда да баш исемнәр өмет белән тулы: "1990 ел, 30 август – гасырларда калды бу мизгел", "Сөенергә насыйп булсын", "Олы юл башы" һәм башкалар.
20. "Ватаным Татарстан" газеты 1998 елның 30 август санында "Мөстәкыйльлек дәрт өсти" язмасы Дөнья татар конгрессының Карл Маркс урамындагы яңа бинасы ачылуга багышлана.
20-21. "Татарстан яшьләре"нең 1991 елның 29 август санында суверенитет таләп иткән халык төшерелгән фотолардан тыш "Мөстәкыйльлеккә куркыныч яный" исемле кызыклы язма бар. Журналистларның халыкка мөрәҗәгатендә Татарстанның да Совет берлегенә Русия белән тигез дәрәҗәдә керүе кирәклеге әйтелә.
"Әле кичә генә каһарманлыгын бөтен дөнья сокланып алкышлаган, Балтыйк буе республикаларының мөстәкыйльлеген таныган Русиянең шундый ук хокукка лаеклы Татарстан суверенлыгын чикләргә омтылуы үзен яңа көч белән сиздерә башлады", диелә язмада.