Сугыш Кырымда туризмга зур зыян китерә

Your browser doesn’t support HTML5

Русия туроператорлары мәгълүматына күрә, аннексияләнгән Кырымда быелгы ял сезонында кунакханәләргә ихтыяҗ кискен кимегән. Кайбер туристлар анда әле дә бара, ләкин Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы һәм бу җәйдә Кырымда булган шартлаулар күпләрне өйләрендә калырга мәҗбүр иткән.

Русия сәяхәт ширкәтләре белдерүенчә, Кырымга ял итәргә баручылар быел нык кимегән. Кырымда кунакханәләргә урнашучылар да яртылаш кимегән диелә. Украина Русиянең Кырымдагы хәрби базаларын шартлата башлагач, анда барырга теләүчеләр тагын да ныграк кимегән, кайберәүләр сатып алган турларыннан да баш тарткан.