Украин хәрбиләре азат ителгән Изюм шәһәрендә

Изюм 11 сентябрьдә Русия оккупациясеннән азат ителгәннән соң велосипедчы шәһәрне калкулыктан күзәтә. Украина хәрбиләре сентябрьдә зур тизлек белән Харьков өлкәсенең шактый зур өлешен азат итте.

Русия хәрбиләре Изюмны март аенда басып алган иде.

Русия хәрбиләре чигенгәндә күп санлы хәрби техника һәм амуниция калдырган.

13 сентябрьдә украин хәрбиләре шәһәр аша агучы Северский Донец елгасындагы җимерелгән күпердә басып тора. Изюмнан чигенү Мәскәү өчен зур стратегик югалту санала. Русия хәрбиләре шәһәрне мөһим хәрби база һәм хәрби тәэминат юлы буларак куллана иде.

Украин хәрбие Русия әләменә басып тора.

Украин солдатлары Русиянең хәрби һоспитале буларак кулланылган чиркәүне тикшерә.

Изюм мэры күп катлы биналарның 70ләп процентына зыян килүен, шәһәрнең күпчелек өлешендә электр, газ яки су булмавын әйтә.

Сугыш җөйләре югарыдан ачык күренә: басуларны артиллерия теткәләгән, юлда - хәрби техника калдыклары.
 

13 сентябрьдә Русия хәрби техникасы өстендә украин солдаты ял итә.

13 сентябрьдә шәһәр хакимияте бинасы өстендә яңадан Украина әләме җилферди.

Украина хәрби көчләре зур җиңүгә ирешсә дә, АКШ президенты Джо Байден аларны әле алда "озын юл" көтә дип белдерде.

14 сентябрьдә Изюмга килгән президент Владимир Зеленский шәһәр хакимиятенең яндырылган бинасы каршында Украина әләмен күтәрү тантанасында катнаша. Зеленский шәһәргә алдан игълан итми генә килде һәм, хәрбиләр белән очрашып, бу җирләрне азат иткән өчен аларга рәхмәт белдерде.