Украина полициясе башлыгы Игорь Клименко Харьков өлкәсенең бу айда Русия оккупациясеннән азат ителгән өлешендә кешеләрне җәфалау урыны булган дип саналучы кимендә ун урын табылуын белдерде.
Аның әйтүенчә, җәфалаулар урыннарының икесе Балаклея шәһәрендә, шуларның берсе полиция бүлегендә. Украина медиасында җәфалау бүлмәләренең фотолары һәм видеолары чыга.
Украина президенты идарәсе башлыгының киңәшчесе Михаил Подоляк язуынча, оккупацияләнгән җирләрдә айлар дәвамында көч куллану, җәфалау һәм күпләп үтерүләр барган.
Украин хәрбиләре азат ителгән Изюм шәһәрендә
Клименко шулай ук Изюм шәһәре янындагы урманда күп кеше җирләнгән урын табылуын белдерде. Аның сүзләренчә, март аеннан бирле анда кимендә 445 кеше җирләнгән. Алар арасында украин хәрбиләре дә, сивил кешеләр дә бар.
Бүген анда эксгумация эшләре башланды. Reuters һәм Азатлык радиосы хәбәрчеләре әйтүенчә, каберләрдән муеннарына бау бәйләнгән һәм куллары бау белән бәйләнгән кешеләр дә чыгарылган. Алар украин хәрбиләренеке дип фаразлана.
Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец әйтүенчә, үтерер алдыннан аларны җәфалаган булырга мөмкиннәр.
Аның сүзләренчә, бу урында хәрбиләрдән кала, шәһәрне утка тотканда яки оккупация чорында һәлак булган кешеләрнең мәетләре дә табылган.
БМО кеше хокуклары югары комиссарының рәсми вәкиле Элизабет Троссел Женевадагы матбугат очрашуында Украинадагы кеше хокукларын күзәтү миссиясе вәкилләренең Изюм шәһәренә барачагын белдерде.
Русия хәрбиләре Бучадан һәм Киев өлкәсенең башка шәһәрләреннән чигенгәннән соң апрель аенда анда да Русия оккупациясе чорында үтерелгән җирле кешеләрнең күмәк каберлекләре табылган иде. Аларның күбесен Русия хәрбиләре махсус рәвештә үтерүен раслаучы дәлилләр дә табылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!