Уфа кунакханәсендә яшәүче түрәләрнең иртәнге ашына бирелгән бюджет акчалары укучыларныкыннан биш тапкырга күбрәк

Иллюстратив фото

Уфадагы "Айгөл" кунакханәсендә Башкортстанга башка төбәктән җитәкчелек итәргә килгән түрәләр яши, мәсәлән сәламәтлек саклау министры Ирина Кононова. Кунакханәдә бер иртәнге аш өчен бюджеттан 378 сум бүленә. Шул ук вакытта әйтик Нефтекама укучыларына - 59 сум 76 тиен генә диелә.

Башкортстанның югары түрәләре өчен кирәкле сатып алуларны башкаручы 2нче хуҗалык идарәсе Уфаның "Айгөл" кунакхнәсендә вакытлыча яшәүчеләрне кайнар иртәнге ашлар белән тәэмин итү өчен килешү төзегән. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталындагы документка таянып Mkset басмасы яза.

Аукционда бердәнбер катнашучы һәм җиңүче – "Комбинат питания" оешмасы диелә. Оешмага 147,5 мең сум биреләчәк.

Хезмәтне 92 көн дәвамында: 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр күрсәтергә кирәк. Кайнар иртәнге ашларны көн саен, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә бирергә тиешләр. Бер иртәнге ашның бәясе – 378, 33 сум. Өч ай эчендә барлыгы 390 кешелек әзерләргә кушылган, бу исә көнгә дүрт иртәнге аш дигән сүз.

Иртәнге ашларның өч төре каралган, аларның һәркайсында минераль су, лимонлы яки сөтле чәй, яки каһвә, камыр ризыгы, сосиска, тостлар, сыр, ак май бар. Моннан тыш кыздырылган йомырка, яшеллекләр белән омлет яки сөттә пешерелгән ботка, шулай ук каймак белән сырниклар, эремчек бирелә.

Ризыклар иртәнге сәгать сигезенче яртыда бирелергә тиеш, иртәнге аш кимендә ике сәгать дәвам итәчәк. Әгәр кунакханә кунаклары иртәрәк чыгып китсә, ризыкларны тартмаларда һәм пакетта биреп җибәрергә кирәк диелә. Андый очракта иртәнге ашка тавыклы сэндвич, минераль су, сок, камыр ризыгы, морс, ике йомырка керәчәк.

Шул ук вакытта Башкортстан мәктәпләрендә укучыларга моннан биш-алты тапкыр очсызрак торган иртәнге ашлар бирелә, дип яза басма. Әйтик Нефтекаманың 7нче мәктәбендә укучыларга бу максатларда бюджеттан 59 сум 76 тиен бүленә. Стәрлетамакның 29нчы мәктәбендә исә укучылар иртән 71 сум 76 тиенлек ашый – бу акчаларның 60,28 сумы федераль бюджеттан, 11 сум 48 тиене исә Башкортстан бюджетыннан бүленә.

"Айгөл" кунакханәсендә Башкортстанга башка төбәктән җитәкчелек итәргә килгән түрәләр яши, мәсәлән сәламәтлек саклау министры Ирина Кононова – апрельдә аның бүлмәсендә тентү узган иде.

Сентябрь башында хуҗалык идарәсенең Башкортстан җитәкчелеген саклауга ел ахырына кадәр 2,5 миллион сум тотачагы хәбәр ителгән иде. "Айгөл" кунакханәсенә дә сак куярга кушулары әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!