Хәтер көне: 1990-2022

Аңарчы тар даирәләрдә генә искә алынган хәтер көнен 1990нчы елның 14 октябрендә Казанда зурлап уздыралар. Шәһәр үзәгендәге ирек мәйданындагы митингтан соң меңнәрчә кеше Казан кирмәненә, Сөембикә манарасы янына кузгала. Анда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар рухына дога кылалар.

Казан Кирмәненә якынлашу. 14 октябрь 1990

Казан кирмәнендә, 14 октябрь 1990.

Хәтер көне җыеннары Татарстанның башка шәһәрләрендә дә уза. Чаллы. 1990

Казан кирмәнендә шәһәрне басып алучылардан яклаучыларны искә алу. 1991 ел. Хәтер көне җыеннарында катнашучылар артканнан арта бара. Татарлар башка шәһәр һәм районнардан да, күрше төбәкләрдән дә җыела.

1993 елда Казанга татарларның Хәтер көне җыенына башкортлар да килә.

Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев Ирек мәйданына җыелган халык алдында. 1994 ел

Берничә елдан Хәтер көне җыенына килүчеләр акрынлап кими башлый. Ирек мәйданы. 13 октябрь, 2008

15 октябрь, 2010

Казан кирмәнен яклап һәлак булганнарны искә алу. 15 октябрь, 2010.

Ирек мәйданында соңгы Хәтер көне җыены 2012 елда уза. Татарстанда хакимият биналары янында урам җыеннары уздыруны тыючы канун кабул ителгәннән соң Ирек мәйданында хәтер көне митинглары тыела.

2013 елдан Хәтер көне митингы һәм урам җыеннары Камал театры янында уза башлый.

Митингтан соң Мәрҗани мәчете янына кузгалалар. 12 октябрь, 2013 ел.

Камал театры янындагы соңгы Хәтер көне җыены. 15 октябрь, 2016

Шәһәр үзәгеннән тәмам куылган Хәтер көне җыены Тинчурин паркында беренче мәртәбә 2017 елның 14 октябрендә уза.

Тинчурин паркы. 13 октябрь, 2018

2020 елда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне җыены уздыру турында мөрәҗәгатьне кире кага. Татар иҗтимагый үзәге активистлары бу җыенны уздыру өчен рөхсәт алуга мәхкәмә аша гына ирешә ала. 2020 елның 15 октябрендә бер төркем татарлар Яшел Үзән районы Югары Урысбага авылында Хәтер көнен искә ала.

2021 елда Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт шурасыннан Хәтер көнен тарихи көн буларак канун нигезендә рәсмиләштерүне сорап Камал театры янында пикет оештыра.

Тинчурин паркында узган соңгы хәтер көне җыены. 15 октябрь, 2021 ел. Соңгы хәтер көне җыеннарындагы чыгышлары өчен берничә татар активистына һәм бу җыеннарны оештыручы Татар иҗтимагый үзәгенә мәхкәмә штрафлар сала. Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге әлеге җыеннардагы чыгышлар өчен экстремистик оешма булуда гаепләнеп, тыела.

Татар иҗтимагый үзәге тыелганнан соң, быел Хәтер көне җыенын уздыручы оешма юк. 2022 елның 12 октябрендә берничә татар гына Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасына килеп, шәһәрне Явыз Иван гаскәрләреннән яклаганда һәлак булганнары рухына дога кылды. Шулай да 15 октябрьдә Казанда һәм дөньяның кайбер шәһәрләрендә Хәтер көненә багышланган пикетлар узды.