Русиядә калган һәм күчеп китәргә мәҗбүр булган бәйсез төбәк журналистлары берләшеп "Говорит НеМосква" проектын булдырган.
Проект авторлары Русия төбәкләрендәге кызыклы вакыйгалар һәм мөһим яңалыклар турында сөйләргә җыеналар. Алар фикеренчә, төбәкләрнең кыйммәте күптөрлелектә һәм тормыш нәкъ менә анда башлана, Мәскәүнең транспорт боҗрасы (Садовое кольцо) чикләрендә түгел.
"Говорит НеМосква – без җирле җәмгыять буларак кем һәм безгә җирле мәнфәгатьләребезне ничек якларга кебек сорауларга җавап бирү омтылышы", - дип аңлата проектны оештыручылар.
"Govorit_NeMoskva каналына язылып, төбәкләрдәге журналистларга теләктәшлек белдерергә була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!