Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән

Your browser doesn’t support HTML5

Башта хакимиятне яклаган блогерлар бу кадрларны фейк дип атады, ә аннары дәүләт медиалары да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та аның чын хәл булганын раслады. Әлеге кадрлар — Украинага каршы сугыш башлап җибәргән Русиянең шушы сугышка җибәрәсе үз кешеләрен дә тиешенчә тәэмин итә алмавының чираттагы үрнәге. Исегезгә төшерәбез: моңарчы Чуашстаннан мобилизациягә эләккән ир-атлар да Ульянда "безгә акча түләнми" дип бунт оештырган иде. Тавыш күтәргәннән соң, Чуашстан башлыгы Олег Николаев аларга 50әр мең сум түләргә вәгъдә итте.