Төркия Русиянең ике дәүләттә теркәлгән очкычларына ил өстеннән очуны тыйды 

Иллюстратив фото

Төркияне урап узу очышлар вакытының артуына китерә, әйтик, Мисырга очу 20-30 минутка озаграк булачак. Шулай да, бу турларның бәясенә йогынты ясамый диелә.

1 ноябрьдән Төркия хакимиятләре ике дәүләттә теркәлгән Русия очкычларына ил өстеннән очуны тыя. Бу хакта РБКга Pegas Touristik туроператорының баш мөдире, Nordwind һава ширкәтенең мөдирләр шурасы әгъзасы Анна Подгорная һәм Русиянең тагын ике һава ширкәтендәге чыганаклар сөйләгән.

Подгорная әйтүенчә, Төркияне урап узу очышлар вакытының артуына китерә, әйтик, Мисырга очу 20-30 минутка озаграк булачак. Шулай да, бу турларның бәясенә йогынты ясамый диелә.

Русия транспорт министрлыгы вәкиле тиздән министрлыкның бу тыю мәсьәләсендә Төркия белән фикер алышырга җыенуын хәбәр иткән. Башка илләр Мәскәүне ике дәүләттә теркәлгән очкычларын очыруда гаепли, бу - "дискриминацияләү", дигән ул. Аның сүзләренчә бу халыкара хокукларны боза.

Министрлык мондый хәл килеп чыгуда Бермуд утрауларын гаепли, алар Русия һава ширкәтләре сораса да, Русиядә теркәлгән очкычларны үз теркәвеннән төшерми, ди.

Бу Чикаго конвенциясен тупас бозу, дип саный министрлык вәкиле. Әмма очкычны элеккеге теркәвеннән бары тик лизинг ширкәтләре ризалыгы белән генә төшерергә мөмкин.

Май аенда Кытай да Төркия кебек үк Русия һава ширкәтләренең ике теркәүле Boeing һәм Airbus очкычларына ил өстеннән очуны тыйган иде.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлап озак та үтмәде, Бермуд хакимиятләре бу очкычларның очарга яраклылык вакыты турындагы сертификатларын гамәлдән чыгарып торды. Һава паркын саклап калу өчен Русия хакимиятләре 500дән артык очкычны Русия теркәвенә күчерде. Сентябрь уртасына 560 очкыч Русиянең дә, Бермуд теркәвендә дә торган.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!