Путинга “Урыс дәүләте” төзергә тәкъдим итәләр

Русия президенты Владимир Путин

Бу тәкъдимне президентка Белгород өлкәсенең Разуменски бистәсе шурасы депутаты Сергей Веселов ясаган.

Белгород өлкәсенең Разуменски бистәсе шурасы депутаты Сергей Веселов Русия президенты Владимир Путинга "Урыс дәүләте" төзергә тәкъдим итеп мөрәҗәгать язган. Документ депутатның ВКонтактедагы төркемендә чыккан.

Әлеге хатында түрә Конституциядәге маддәләрне телгә алган, әйтик "күпмилләтле халык", "тарихи дөреслекне яклау", "урыс теленең дәүләт төзүче халык теле булуы" турындагы өземтәләрне китергән. Депутат болардан чыгып тиешле дәүләт берәмлеге – Урыс дәүләте төзергә кирәк дип саный.

Веселов үзенә "канун нигезендә билгеләнгән вакытта" җавап юллауларын сораган.

  • Белгечләр фикеренчә, Русиядә урыслаштыру сәясәте күптән дәвам итә. 2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелү урыс теленең һәм урыс миллилегенең өстенлекле булуын канун белән раслап куйды, бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Сугыш шартларында бу сәясәт тагын да көчәйгәнгә охшый.
  • Элегрәк Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип санавын әйткән иде. Украина югары радасына депутатлар Алексей Гончаренко һәм Муса Магомедов Чечня бәйсезлеген тану турында канун өлгесен парламентка кертте.
  • Шуннан соң татар һәм башкорт активистлары Зеленскийдан Татарстанның бәйсезлеген тануны, Башкортстанны исә "вакытлыча басып алынган җирләр" дип тануны сорадылар.
  • АКШ аналитигы Пол Гобл демократия булып, "Русиядәге барлык халыкларның мәнфәгатьләре кайгыртылса, күп кенә очракта Русиядән аерылып чыгу мәсьәләсе үзеннән-үзе төшеп калыр иде", дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!