MH-17 очкычы фаҗигасе: хөкем чыгарылды

Your browser doesn’t support HTML5

17 ноябрьдә Һааг мәхкәмәсе MH-17 очкычы казасына бәйле карар чыгарды. Мәхкәмә очкычның Донецки өлкәсе Первомайское авылы тирәсендә урнаштырылган "Бук" комплексыннан ракет җибәрү нәтиҗәсендә килеп төшүен таныды. Очкычны бәреп төшерүдә һәм 298 кешене үтерүдә ФСБның запастагы полковнигы Игорь Гиркинны (Стрелков), Русия күзләү идарәсенең (ГРУ) отставкадагы өлкән офицеры Сергей Дубинскийны, "ДНР" төбәге күзләү бүлеге командиры Леонид Харченконы гаепле дип таныды. Аларга гомерлек төрмә карары чыкты. Әмма бу кешеләр тоткарланмаган. 2014 елның 17 июлендә Амстердамнан Куала-Лумпурга очкан "Малайзия һава юллары" очкычы бәреп төшерелә. Тикшерүчеләр дәлилләгәнчә, бортны Русиядә эшләнгән ракет шартлата. Очкыч калдыклары Украинаның Русия яклы сепаратистлар кулына эләккән территориясендә төшә. Очкычта булган барлык 298 юлчы да һәлак була. 8,5 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерү өчен бер видео әзерләдек.

17 ноябрьдә Һааг мәхкәмәсе MH-17 очкычы казасына бәйле карар чыгарды. Мәхкәмә очкычның Донецки өлкәсе Первомайское авылы тирәсендә урнаштырылган "Бук" комплексыннан ракет җибәрү нәтиҗәсендә килеп төшүен таныды. Очкычны бәреп төшерүдә һәм 298 кешене үтерүдә ФСБның запастагы полковнигы Игорь Гиркинны (Стрелков), Русия күзләү идарәсенең (ГРУ) отставкадагы өлкән офицеры Сергей Дубинскийны, "ДНР" төбәге күзләү бүлеге командиры Леонид Харченконы гаепле дип таныды.

2014 елның 17 июлендә Амстердамнан Куала-Лумпурга очкан "Малайзия һава юллары" очкычы бәреп төшерелә. Тикшерүчеләр дәлилләгәнчә, бортны Русиядә эшләнгән ракет шартлата. Очкыч калдыклары Украинаның Русия яклы сепаратистлар кулына эләккән территориясендә төшә. Очкычта булган барлык 298 юлчы да һәлак була.

8,5 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерү өчен бер видео әзерләдек.