Европа парламенты Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тану турында резолюция кабул итте

Польшадагы каршылык чарасында кулланылган шигар. Архив фотосы

Европа парламенты депутатлары президент Владимир Путинны һәм аның хөкүмәтен халыкара трибуналга тарту өчен нигез әзерләүләрен белдерде.

Бүген, 23 ноябрьдә Европа парламенты депутатлары Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тану турында резолюция кабул итте. Депутатлар президент Владимир Путинны һәм аның хөкүмәтен халыкара трибуналга тарту өчен нигез әзерләүләрен белдерде.

"Русия Федерациясенең Украинаның сивил халкына каршы даими һөҗүмнәре һәм ерткычлыклары, сивил инфраструктураны җимерүе һәм халыкара һуманитар хокукны башка төрле җитди бозулары - Украина халкына каршы террорчылык гамәленә тиң һәм сугыш җинаятьләрен тәшкил итә", диелә документ текстында.

Резолюциядә Русия сугыш вакытында террорчылык алымнары кулланучы ил дип танылган. Европа берлеге илләре депутатлары террорчылар исемлегенә тулы дәүләтләрне кертергә мөмкинлек бирердәй яңа кануннар җыелмасы әзерләргә чакыра. Хәзерге вакытта Европа берлегенең террорчылар исемлегенә бары тик оешмаларны һәм аерым кешеләрне генә өстәргә мөмкин.

Депутатлар Русиянең Украинага каршы агрессиясен тикшерүче махсус трибунал булдыру өчен Европа берлеге илләрен ярдәм оештырырга чакырды. Тавыш бирүләр алдыннан әлеге документ Русия президенты Владимир Путинны һәм аның хөкүмәтен мәхкәмәи эзәрлекләү өчен бер адым булырга тиеш дип искәртелде.

Резолюция Европа илләрен ниндидер гамәлләр кылырга мәҗбүр итми һәм символик мәгънәгә ия. Аны хуплап 494 депутат тавыш биргән, 44 депутат фикер белдерүдән тотылып калган, 58е каршы чыккан.

  • Июль ахырында АКШ Сенаты да Чечнядагы, Грузиядәге, Сүриядәге һәм Украинадагы гамәлләре өчен Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип танырга чакырып резолюция кабул итте. Русия гамәлләре "гаепсез ирләрнең, балаларның, хатыннарның исәпсез-хисапсыз үлеменә" сәбәпче булды, дип искәртелә.
  • АКШ дәүләт департаменты Русияне террорчылык иганәчесе дип танырга теләмәде.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә президент Владимир Путин фәрманы белән башланды. Кремль моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!