Татар телендә "Яшел китап" бастырыр өчен акча җыю турында игълан ителде

Эльза Нәбиуллина "Печән базары" чарасында. 2022 ел.

Бүгенгә 10 мең сумга якын акча җыелган.

Татар телендә "Яшел китап" китабын бастырыр өчен краудфандинг платформасында акча җыю башланды. Бу хакта хезмәтнең авторлары биолог Искәндәр Нәбиуллин һәм аның тормыш иптәше Эльза Нәбиуллина хәбәр итте. Китап дөнья күрсен өчен 110 мең сум акча кирәк булачак. Бүгенгә аның 10 200 сумы җыелган инде.

"Яшел китап" – Татарстан мисалында экологик белемнәр турында мәктәп яшендәге балалар өчен китап. Хезмәттә республиканың истәлекле урыннарыннан кызыклы биремнәр белән эко-маршрутлар тәкъдим ителә, Татарстан табигате hәм тереклек дөньясы белән таныштыра.

Эльза Нәбиуллина хәбәр итүенчә, китап узган ел языла башлаган. Бүгенгә аның макеты әзер. Китапны эшләүдә рәссам буларак Камилә Вәлиуллина - Вайс, бизәлеш мөхәррире Гүзәл Гарипова, әдәби мөхәррир Йолдыз Миңнуллина, дизайнер Лера Цинк җәлеп ителгән. Хезмәт "Юлбасма" нәшрияты белән берлектә әзерләнә. Узган ел "Үз телем" проектлар бәйгесендә 150 мең сум акча ота алганнар, ләкин бу барлык чыгымнарны да капламаган.

"Бирелгән грант акчасы шушы этапка тотылып бетте. Без алдан ук ике тапкырга күбрәк акча кирәк булачагын белә идек", диде Нәбиуллина.

Авторлар краудфандинг платформасы аша китапка алдан заказ бирүне сорый. Бу акчалар чыгымнарны каплар өчен тотылачак диелә. Бер китапның бәясе – 550 сум. Моннан тыш, ярдәм йөзеннән башка сумма да җибәрергә мөмкин.

"Яшел китап" 2023 елның 1 февраленә кадәр дөнья күрер дип көтелә.

Быел краудфандинг юлы белән "Микулай" фильмына акча җыю оештырылган иде. Режиссер Илшат Рәхимбай 1,5 млн сумнан 784 мең сум җыя алды.

Шулай ук быел "Планета" краудфандинг мәйданында композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Мубайның уртак музыкаль альбомын яздыруга акча җыю игълан ителде. Җыентык "Ике ярда" дип аталачак. Альбомны яздыру һәм чыгару өчен 650 мең сум кирәк булачак диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!