Петербурның "Смольнински" муниципаль бүлгесе депутаты Никита Юферев Русия баш прокуратурасына һәм эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итеп, ил президенты Владимир Путинга "Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату" маддәсе нигезендә җинаять эше ачуларын сораган.
Юферев президентның 21 декабрьдә Мәскәүдәге матбугат очрашуында ясаган чыгышын тикшерергә кушкан, Путин анда "сугыш" дигән сүз әйтте.
"Безнең максат - киресенчә, бу сугышны бетерү, без моңа моңа омтылабыз һәм омтылачакбыз", дигән иде Путин журналистларга.
"Сугыш турында мондый сүзләр өчен берничә мең кешене хөкем иттеләр инде", дип аңлаткан Юферев.
Сентябрьдә Смольнински муниципаль бүлгесе депутатлары Русия думасына мөрәҗәгать язып, Владимир Путинны Украинага сугыш башлавы өчен дәүләткә хыянәттә гаепләргә тәкъдим иткән иде. Шуның өчен Юферевка Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беркетмә төзелде.
- 24 февральдә Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре җәза бирү белән янап, саклану министрлыгы куллана торган гыйбарәләрне генә кулланырга мәҗбүр итә башлады.
- Русия саклану министрлыгы ил гаскәре "махсус хәрби операциядә" катнаша, ә мобилизацияләнгәннәр "орыну сызыгына" җибәрелә дип килә. Украинаның басып алынган җирләреннән чигенүне исә "гаскәрләрне башка урынга күчерү" дип атыйлар.
- Бу гыйбарәләрне кулланмаучыларга һәм сугышка каршы булучыларга исә "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар.
- Ноябрьдә "Дождь" телеканалының эфирында "фронт" дигән сүз куллануы өчен "Якутия.Инфо" басмасының баш мөхәррир урынбасары Тимофей Ефремовны да "дискредитацияләү"дә гаепләп, 30 мең сум штраф салдылар. Хөкемдар фикеренчә, "фронт" сүзен "сугыш" дигән сүз белән аңлатылучы низагка карата гына кулланып була, димәк, журналист Русия гаскәрләренең Украинадагы гамәлләрен "дискредитация"ләгән.
- Ә Мәскәүдәге муниципаль депутат Алексей Гориновны "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен куллангач, җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!