Башкортстанда дүрт кызны бәрдергән исерек килеш машина йөртүчене 13 ел колониягә хөкем иттеләр

Һәлакәт булган урын

Быел июльдә Бакалыда 17-19 яшьлек дүрт кызны Аudi A 5 машинасы бәрде. Алар һәлак булды. 

Бүген Башкортстанның Чакмагыш районара мәхкәмәсе Бакалыдагы юл һәлакәтендә гаепләнүче иргә хөкем карары чыгарган, бу хакта Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аңа 13 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирелгән, өч елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр, шулай ук һәр зыян күрүчегә бер миллион сум түләтү карары чыккан.

Элегрәк гаепләнүчене прокурор да 13 елга иректән мәхрүм итүне сораган иде.

  • Быел июльдә Бакалыда юл һәлакәте нәтиҗәсендә 17-19 яшьлек дүрт кыз үлде.
  • Алар Бакалыга җәйге ялга килгән булган, элекке сыйныфташлары белән кафеда очрашканнан соң өйләренә кайтып барган вакытта кызларны Аudi A 5 машинасы бәрде. 23 яшьлек машина йөртүченең исерек булуы әйтелде.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу һәлакәтне ничек тикшерәчәкләрен шәхсән үзе күзәтәчәген әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!