Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 500 кеше һәлак булган

Азатлык Путин башлаган бу сугышның беренче көненнән башлап һәлак булучыларны теркәп бара. Бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 207, Башкортстаннан кимендә 293 кешенең һәлак булганы расланды. Шулай итеп, ике республикадан корбаннар саны 500гә җитте. Шуларның кимендә 16сы —мобилизациягә эләгүчеләр.

БУ ТЕМАГА: Сугышта үлүчеләр: Татарстан һәм Башкортстан

Татарстаннан иң күп үлүчеләр Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Кукмара һәм Чүпрәле районнары килә:

  • Казаннан — 27 кеше
  • Чаллыдан — 27 кеше
  • Кукмара районы — 14 кеше
  • Чүпрәле районы — 10 кеше

Татарстаннан үлүчеләр саны, районнар буйлап

Башкортстаннан иң күп үлүчеләр Уфадан, аннан соң Учалы, Стәрлетамак районнары килә:

  • Уфадан — 20 кеше
  • Учалы районы — 18 кеше
  • Стәрлетамак районы — 16 кеше
  • Белорет районы — 12
  • Салават шәһәре — 11 кеше
  • Әбҗәлил районы — 10 кеше
  • Ишембай районы — 10 кеше

Башкортстаннан үлүчеләр саны, районнар буйлап

Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең кимендә 16сы — мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

Татарстан

Башкортстан

Your browser doesn’t support HTML5

Сугышта һәлак булган Татарстан ирләре

Моннан тыш, ике республикада да ихтыярилар батальоннары төзелгән иде. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар бар. Без теркәгән саннар мондый:

Татарстан

  • "Алга" батальоныннан — 10 кеше
  • "Тимер" батальоныннан — 1 кеше

Башкортстан

  • Шәйморатов исемендәге батальоныннан — 16 кеше
  • Доставалов исемендәге батальоныннан — 5 кеше
  • Салават Юлаев исемендәге батальоныннан — әлегә теркәлмәгән.

Your browser doesn’t support HTML5

Сугышта һәлак булган Башкортстан ирләре

Барлык мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!