Польша, халыкара коалиция кысаларында, Германиядә җитештерелгән "Леопард-2" танкларын Украинага җибәрергә әзер. Бу турыда Львовта Украина һәм Литва президентлары белән очрашуда Польша президенты Анджей Дуда әйтте.
Дуда сүзләренчә, Польша ялгыз гына танклар белән тәэмин итмәячәк, ләкин беректәшләр белән килешеп мондый адымга барырга әзер. Беренче чиратта сүз танк җитештерүче Германия турында бара. Чәршәмбе көнне Германия хакимияте вәкиле Берлинга беректәшләрдән мондый үтенечләр әле килмәвен әйтте.
Украина Көнбатыштан ясалган сугыш танклары белән тәэмин итүне күптәннән сорап килә. Бу очракта нигездә Европа илләрендәге "Леопард"лар истә тотыла. Германия хакимияте берничә тапкыр НАТО беректәшләренең Украинаны корал белән тәэмин итү чараларын координацияләү кирәклеген әйтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!