"Магнит" челтәре "фәкыйрьләр өчен" очсыз кибетләр ачарга планлаштыра

Казанда Магнит кибете, архив фотосы

Яңа кибетләр бу елны ук ачылырга мөмкин. Дискаунтерлар Русия базарында иң тиз үсүче кибет форматы булып санала.

"Магнит" кибетләр челтәре яңа дискаунтерлар челтәрләрен ачып җибәрергә җыена. Бу хакта үз чыганакларына нигезләнеп, "Коммерсант" хәбәр итә. Чыганаклар моны экономия шартларында туган ихтыяҗ белән аңлата.

Басма язуынча, яңа челтәр концепциясен булдыру 2022 елда башланды, ул елның беренче кварталында ул расланырга тиеш, яңа кибетләр бу елда ук ачылырга мөмкин. Челтәрне җитәкләячәк кеше исеме дә атала – Анжела Рябова, ул "Магнит"та дискаунтерлар бүлеген җитәкли.

Моңарчы "Магнит" 2020 елдан "Моя цена" исеме астында дискаунтерлар челтәрен үстереп караган иде. 2022 елның декабренә Русиянең 63 төбәгендә 700ләп мондый кибет эшләде. "Infoline-Аналитика" мөдире Михаил Бурмистров бу челтәр чын дискаунтер дип санала алмый диде.

Дискаунтерлар – Русия базарында иң тиз үсүче кибет форматы. Infoline хисабына күрә, 2022 елның гыйнвар-сентябрендә "Торгсервис" челтәренә кергән "Светофор" белән "Маяк" кибетләре ашамлык кибетләрендә арасында иң зур табыш үсешен күрсәткән (47,8%).

Бәйсез белгеч Ирина Болотова фикренчә, Русия базарында яңа дискаунтер кибетләренең барлыкка килү потенциалы саклана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!