2022 елда Русия халкы 27 триллион сумнан артык кредитлар алган. Русияләрнең моңарчы бер елда моның кадәр күп акчаны бурычка алганы юк иде.
2021 ел белән чагыштырганда алынган кредитлар күләме 10%ка, ягъни 2,5 трлн сумга арткан. Ул хакта "Известия" басмасы яза.
Узган елның март-апрель айларында бурычка алу күренешләре шактый кимегән иде. Әмма җәен һәм көзен кредитлар алу яңадан элекке күләмгә кайткан. Моңа Русия Үзәк банкының процент дәрәҗәсен киметүе йогынты ясады.
Октябрьдә Татарстанның халык алган кредитлар ягыннан Русия төбәкләре арасында беренчелекне алып торуы билгеле булды. Узган елның өченче кварталында республикада яшәгән кешеләр 28,1 млрд күләмендә кредит алган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!