Уфада Мортаза Рәхимов белән хушлаштылар

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу "Башкортстан" дәүләт концертлар залында узды. 
 

Хушлашуга Русия президенты Владимир Путин килде. Ул кергәндә залда беркем дә юк иде, хәтта мактаулы каравыл да чыгарылды.

Мортаза Рәхимов белән хушлашырга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Идел буе федераль бүлгесендә президентның вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде.

— Соңгы юлга башкорт халкының бөек улын, Башкортстанның беренче президентын, күренекле дәүләт эшлеклесен һәм лидерны, без нык хөрмәт иткән Мортаза Рәхимовны озатабыз. Чор символы булган шәхес белән хушлашабыз. Ул абруйлы иде, шул ук вакытта аны гади, үзебезнең кеше итеп хәтерлибез, — диде Хәбиров.

Игорь Комаров

Хушлашу мәрәсимендә Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев та бар иде. 

— Аның белән параллель рәвештә эшләдек. Ярыштык та, көнләштек тә, әмма бәхәсләшмәдек: уртак тел таба белдек, диде Шәймиев.

Владимир Путин

Мортаза Рәхимов белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хушлашты.

— Ул безгә якын кеше иде. Бу бөтен ил өчен зур югалту. Мортаза Рәхимов Миңтимер Шәймиев белән дус иде, бу безнең тыгыз элемтәләрдә дә чагылыш тапты. Мин аңа һәрвакыт зур хөрмәт белән карадым. Мортаза Рәхимов безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак,  диде Минңенханов

Миңтимер Шәймиев

Владимир Путин