2022 елда Кытай халкы саны 850 мең кешегә кыскарды. Хәзер аның халык саны 1,41 миллиард кеше дип исәпләнә, дип яза South China Morning Post.
Һонконгтан Pinpoint Asset Management ширкәтенең төп икътисадчысы Чжан Чживей белдергәнчә, Кытай халык саны 1961 елдан беренче тапкыр кыскарды. Аның фаразынча, халык саны кыскаруы тренды алдагы елларда да дәвам итәчәк, бу илнең икътисадына тискәре тәэсир итәчәк.
Узган елны Кытайда 9,56 миллион бала туды, бу алдагы елдан 10%-ка диярлек әзрәк. Шул ук вакытта, илдә халык картаюы дәвам итә, 2022 елда 65 яшьтән олырак кешеләр күләме 14,85% тәшкил итте (моңарчы 14,2% иде).
Кытайда халык саны үсеше 2016 елдан әкеренәя башлады. Ил хакимияте соңгы елларда халык артуы өчен гамәлләр кыла, мәсәлән, 2021 елда кытай гаиләләренә 3 бала тудырырга рөхсәт ителгән.
Балалар тууы кыскаруын South China Morning Post баланы үстерү чыгымнарының артуы белән аңлата. Моннан тыш яшь буынның гаилә һәм никахлашуга да карашлары үзгәрә, ди басма.
Гыйнвар аенда Һиндстан халык саны ягыннан дөньяның иң зур иленә әйләнгән. БМО чыгарган соңгы статистика шуны күрсәтә: әлеге илдә 1,43 миллиард кеше яши. Кытай халык саны ягыннан икенче урынга күчкән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!