Башкортстан Корылтае төбәк парламентларында эшләүчеләрне дәүләт хезмәтендә 70 яшькә кадәр калдырырга тәкъдим итә 

Константин Толкачев

Хәзерге кануннарга ярашлы алар өчен яшь чикләве – 65 яшь. 

Башкортстан Дәүләт җыены Русия думасына "Русиядә дәүләт сивил хезмәте турындагы" федераль канунга төзәтмәләр өлгесе керткән. Бу төзәтүләрдә төбәкләрнең канун чыгару оешмаларында эшләүчеләргә дәүләт хезмәтендә калу вакытын 65 яшьтән 70 яшькә арттырырга тәкъдим ителә. Бу хакта Башкортстан Корылтаеның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел ноябрьдә Федерация шурасында һәм Русия думасында, федераль һәм төбәк башкарма оешмаларында дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең дә яшь чикләве арттырылган иде, дип аңлаткан Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев.

Әлеге тәкъдим инде беренчел карауларны узган – моның белән Русия думасының төбәк сәясәте комитеты шөгыльләнәчәк. 21 февральгә кадәр канун өлгесенә тәкъдимнәр һәм искәртүләр кабул ителәчәк, апрельдә исә ул утырышта каралачак.

"Канун өлгесе төбәк парламентларының югары квалификацияле хезмәткәрләрен дәүләт хезмәтендә саклап калуга юнәлдерелгән", дип искәрткән Толкачев.

2023 елның 1 мартында Константин Толкачевның үзенә 70 яшь тулачак.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!