"Досье": Путин махсус ныгытылган поездда ешрак йөри башлаган

Путин йөри торган махсус ныгытылган поездны өч локомотив тартып бара

Тышкы яктан дәүләт башлыгының махсус поезды РЖДның башка поездларыннан аерылмый диярлек. Путин аны 2021 елның икенче яртысында – Русия гаскәре Украинага бәреп керергә әзерләнә башлагач кына куллана башлаган диелә. 

Русия президенты Владимир Путин ешрак очкычларда түгел, поездда сәяхәт итә. Сәфәрләрендә ул ныгытылган, ядрә үткәрми торган махсус вагоннар куллана, диелә "Досье" үзәгенең тикшерүендә.

Махсус поездны 2015 елда ук төзегәннәр, әмма Путин аны 2021 елның икенче яртысында – Русия гаскәре Украинага бәреп керергә әзерләнә башлагач кына куллана башлаган диелә. "Досье" Путинның танышына (аның исеме әйтелми) һәм президент хакимиятенә якын чыганакка сылтана.

"Поезд алдан игълан ителмәсә дә, теләсә кайсы вакытта юлга чыга ала. Сугыш башлангач, февраль-мартта ул Валдайдагы сараена барыр өчен поездны еш куллана башлады", дигән "Досье"га әңгәмәдәше.

Путинның поезд куллану сәбәбе – яшерен калу өчен дә булырга мөмкин, диелә, чөнки президент очкычын онлайн хезмәтләр аша күзәтеп торып була, ә менә поездларны күзәтә торган хезмәт әлегә юк.

Поездның тышкы яктан күренеше дә, Путинның анда утырган фотосы да әле рәсми чыкмады. Дәүләт башлыгының махсус поезды карап торышка Русия тимер юлларының (РЖД) башка поездларыннан берни белән аерылмый, әмма аның берничә үзенчәлеге бар, диелә.

"Досье" тикшеренүендә президент йөри торган дип фаразланучы поездның фотолары чыкты. Вагоннарда "Гранд Сервис Экспресс" ширкәте тамгасы ясалган. Бу ширкәт Путинның дусты – Юрий Ковальчук белән бәйле диелә.

Поездның үзенчәлекләре арасында президент вагонының ядрә үткәрми торган булуы, поездларның йөреш вакытын Путинга яраклаштырып үзгәртүләре әйтелә, бу - президент поезды "туктамыйча иң зур тизлектә хәрәкәт итә алсын өчен эшләнә" диелә.

Махсус поездда президентның йокы һәм эш бүлмәсе, озата баручылар һәм махсус элемтә өчен вагон барлыгы әйтелә. Гадәти поездлардан Путин йөри торганын әнә шул махсус элемтә антенналарына карап аерырга мөмкин. Шулай ук аны берьюлы өч локомотив тартып бара, диелә.

Ныгытылган махсус поездны Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын да Кытайга һәм Русиягә сәфәрләрендә куллана иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!