Татарстанда республика президентының ни өчен ике дәүләт телен дә белергә мәҗбүр түгеллеген аңлата алмаганнар 

Дәүләт шурасына юлланган сорау хатына ни өчендер ТР Юстиция министрлыгы җавап биргән.

Мәскәүдә яшәүче татар [исемен күрсәтмәүне үтенде, редакциягә аның исеме билгеле] Татарстан президентының (рәисенең) ике дәүләт телен дә белү мәҗбүрилеген бетерүне аңлатуны сорап хат язган һәм аңа 16 февральдә җавап алган. Ул хатын ТР Дәүләт шурасына юллаган булса да, җавапны республиканың юстиция министрлыгыннан алган.

"Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына кануннарны һәм хокук куллану гамәлләрен рәсми аңлату вәкаләтләре бирелмәгән. Мәгълүмат бирү йөзеннән, ТР Конституциясе һәм аңа төзәтмәләр, ТР Конституциясенең 3нче маддәсенең 4нче өлешенә ярашлы рәвештә, Дәүләт шурасы тарафыннан яисә референдум юлы белән кабул ителә дип хәбәр итәбез. Конституциянең 8нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә Татарстанда дәүләт телләре булып тигез хокуклы татар һәм урыс телләре санала. Татарстан Конституциясенең 92нче маддәсенең 2нче өлешенә ярашлы, ТР башлыгы (рәис) үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Татарстанның дәүләт телләрен файдалана", диелә хатта. Аны юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов имзалаган.

26 гыйнварда Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә шактый күп үзгәрешләр кертте. Конституциядән "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде. Яңа үзгәрешләр белән беррәттән Татарстан рәисенең татар телен белү мәҗбүрияте дә бетерелде.

БУ ТЕМАГА:

"Татарстан гади төбәк булып калды". Конституциядән дәүләтчелекнең соңгы билгеләре алынды

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!