Тикшерү: "Ашан" Украинада Русия хәрбиләренә тауарлар китерә

Кайбер очракларда "Ашан" хәрбиләргә тауарны үзе җыймаган, ә үз кибетләрендә, әйтик, Самар, Рыбински һәм Владимирда "һуманитар ярдәм" җыю урыннары ачкан диелә.

Русиядәге "Ашан" һипермаркетлар челтәре Русиянең Украинага һөҗүме башыннан Украинада оккупацияләнгән төбәкләрдәге Русия хәрбиләренә һуманитар ярдәм сыйфатында тауарлар китергән. Бу хакта The Insider, Le Monde һәм Bellingcat-ның уртак тикшерүендә әйтелә.

Баш офисы Франциядә урнашкан "Ашан" сугыш башланганнан соң, күп кенә чит ил компанияләреннән аермалы буларак, Русиядән китүдән баш тартты. Тикшерүдә әйтелгәнчә, Украинадагы хәрбиләргә тауарлар "Ашан"ның үз складларыннан, шулай ук челтәрнең кибетләрендә волонтерлар җыйган тауарлардан гыйбарәт. Моннан тыш, "Ашан" хәрби комиссариатларга үз хезмәткәрләрен мобилизацияләүдә ярдәм иткән, гәрчә Русиядән китмәвен нәкъ менә хезмәткәрләрен кайгыртуы белән аңлаткан иде.

Тикшерү авторлары "Ашан" менеджерларының хат алышуына таяна һәм кайбер документларны бәян итә. Аерым алганда, "Ашан" җыйган һуманитар ярдәм өлкән ир-атлар өчен тауарлардан тора, анда хатын-кызлар һәм балалар өчен тауарлар юк. "Ярдәм" Петербур хакимияте белән бәйле булган юридик затлардан сатып алынган дип рәсмиләштерелгән.

Тикшерүдә шулай ук "Ашан" хезмәткәрләренең сүзләре китерелә, алар бу тауарның "махсус хәрби операция" зонасындагы хәрбиләргә булуын раслый.

Кайбер очракларда "Ашан" хәрбиләргә тауарларны үзе җыймаган, ә үз кибетләрендә, әйтик, Самар, Рыбински һәм Владимирда "һуманитар ярдәм" җыю урыннары ачкан. Русия контролендәге территорияләргә тауар җибәрү белән шул ук холдингка караган "Леруа Мерлен" да шөгыльләнгән диелә.

Тикшерүдә шулай ук "Ашан" мобилизациягә кадәр үк хәрби комиссариатларга үз хезмәткәрләре турында мәгълүматлар тапшырган, ә мобилизация игълан иткәннән соң хезмәткәрләргә эш урыннарында повесткалар тапшырылган.

"Ашан" ның Русиядәге җитәкчелеге комментар бирүдән баш тартты, ә Франциядәге матбугат хезмәтендә компания сәясәткә катышмый һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыйльләнми дип белдерделәр, - дип яза The Insider.

Тикшерүдә әйтелгәнчә, халыкара нормаларга күрә, бары тик тыныч халыкка күрсәтелгән ярдәм генә һуманитар ярдәм дип санала ала

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!