Екатеринбурда полиция хезмәткәрләре намаз вакытында мәчеткә килеп документлар тикшергән, һавага ут ачкан, мөселманнарны тоткарлаган

Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсендә бу хәлне "планлы профилактик чара"дип атаганнар.

Екатеринбурда коралланган полиция хезмәткәрләре намаз вакытында Репин урамындагы мәчет бинасына килгән. Алар мәчет ихатасын камап алган һәм намазга килүчеләрнең документларын тикшерә башлаган, аннары һавага ут ачып берничә мөселманны тоткарлаган. Бу хакта "Екатеринбург ЧП" Telegram-каналына сылтанып ОВД-Инфо һәм URA.news агентлыгы яза.

Шаһитлар төшергән видеодан күренгәнчә, мәчет янында чуалыш башланган, куәт вәкилләре халыкты тынычландыру өчен һавага ут ачкан.

Эчке эшләр министрлыгының Свердловски идарәсе вәкиле Валерий Горелых URA.news агентлыгына бу тикшерүне "планлы профилактик чара" дип атаган. Аның максаты - яшәү рөхсәте булмаучыларны ачыклау дигән ул.

"Екатеринбург ЧП" Telegram-каналы мәгълүматына күрә, полиция хезмәткәрләре кимендә 10 кешене тоткарлаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!