Русиянең 52 төбәгеннән хәрбиләр хезмәт хаклары түләнмәүгә зарлана

Иллюстратив фото

Мондый зарлар шул исәптән Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләреннән дә килә.

"Вконтакте"дагы төркемнәрдә Русиянең 52 төбәгеннән хәрбиләр һәм аларның туганнары хезмәт хаклары, өстәмә түләүләр, социаль түләүләр тоткарлануга йөзләгән зар калдырган. Моны "Вёрстка" исәпләп чыгарган.

Алар арасында Идел буеның 12 төбәге, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород һәм башкалар бар.

Хәрбиләр һәм аларның якыннары әйтүенчә, түләүләр белән бәйле проблемнар гыйнвардан башланган, әмма хезмәт хаклары, өстәмә яки социаль түләүләр тоткарлану белән бәйле аерым очраклар былтыр ноябрьдә үк күзәтелгән, дип яза басма. Шул ук вакытта акчаларын вакытында ала алмаучылар арасында мобилизацияләнгәннәр дә, ихтыярилар да, контракт нигезендә хезмәт итүчеләр дә бар диелә.

  • 1 апрельдән Русия үзенең гаскәре өчен контрактчылар туплый башлый, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк.
  • Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк. Саклану министрлыгы ниятләвенчә, әйтик, Чиләбе һәм Свердау өлкәләрендә хәрби килешүне – 10 мең, Пермь краенда исә – 9 мең кеше имзаларга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!