Дигитал ураза файдасы

Your browser doesn’t support HTML5

"Милли һәм файдалы" подкастының чираттагы эпизодында нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән телефон, компьютерсыз торып карауның файдасы, башка төрле көндәлек файдалы гадәтләр турында сөйләштек.

Подкастта яңгыраган фикерләр:


- Алсуда дигитал ураза тота – бер көн буена телефонсыз, компьютерсыз, телевизорсыз торган. Аның хис-кичерешләре.

- Алсуның беренче тәҗрибәсенә Гөлзирә бәяләмәсе.

- Гел телефон гына тотып, кеше үзенең авыруларына да игътибар итми башлый.

- Баш миен эшләтү, яңа нейроннар тудыру өчен файдалы киңәшләр.

- Иң мөһиме – хәрәкәт.

- Су эчү, үт куыгы эшчәнлеген җайга салу.

- Кул эшләре: чигү, бәйләү һәм башка эшләр барысы да баш миенә файдалы.

- Нәрсә ул психосоматика. Негатив хисләр, гаеп хисе, кайгы, тыюлар организмга зыян китерә ала.

- “Эчтән үз-үзеңне кимерү”дән арыну кирәк.

- Татарлар да психологларга йөри башлады.

Сәламәт булыгыз, үзегез белән гармониядә яшәгез, подкасттагы киңәшләрне үтәр алдыннан табиб белән киңәшегез.