Азатлыкның 70 елы фотоларда

Азатлык радиосының беренче програмнары тапшырылган бина. Мүнһен, Обервиезенталь (1953-1967) 

Азатлык радиосының элекке мөдире Гариф Солтан тапшыру яздыра, Мүнһен, төгәл елы билгесез

Азатлык радиосы хезмәткәрләре (сулдан уңга) Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан һәм Аяз Хәкимуглы Мүнһен студиясендә

Мүнһенда Азатлык радиосы редакциясе, сулдан икенче – Фәрит Иделле, сулдан өченче – Гариф Солтан

Гариф Солтан. 1967 елның октябре

Татар-башкорт редакциясе мөдире Гариф Солтан радиода төрки телле редакцияләр өчен журналистика курслары үткәрә. 1967 елның октябре

Азатлык радиосы хезмәткәрләре.
Сулдан уңга: Фатыйх Исхакый, Гариф Солтан, Хәлимә Шахмай, Штрумпф исемле хезмәткәр дип фаразланган кеше, Рокыя Вафалы, Шиһабетдин Нигъмәти, Фәрит Аги, Гали Акыш.
Мүнһен, 1973 ел

Азатлык радиосы хезмәткәрләре.
Сулдан уңга: Фәрит Аги, Гали Акыш, Фатыйх Исхакый. 
Утыручылар (сулдан уңга): Хәлимә Шахмай, Гариф Солтан, Рокыя Вафалы, Шиһабетдин Нигъмәти. 
Мүнһен, 1973 ел

Азатлык радиосы хезмәткәрләре.
Сулдан уңга: Фәрит Аги, Хәлимә Шахмай, Рокыя Вафалы, Гариф Солтан.
Мүнһен, 1973 ел

Азатлык радиосы хезмәткәрләре.
Сулдан уңга: Фәрит Аги, Хәлимә Шахмай, Гариф Солтан, Рокыя Вафалы.
Мүнһен, 1973 ел

Сулдан уңга: Римзил Вәли, Фәридә Хәмит, Тәүфыйкъ Әйди. Басып тора Хәйретдин Садыйк

Азатлыкның элекке хезмәткәрләре, сулдан уңга, басып торучылар: Фәрит Иделле, Әшрәф Торпиш, Фәридә Хәмит, Надир Дәүләт. Утыручылар: Аяз Хәкимуглы, Гариф Солтан

"Азатлык радиосы" хезмәткәрләре билгеле галим Александр Бенигсен белән. Сулдан унга - Фәридә Хәмит, Фәрит Аги, Аяз Хәкимуглы, Мәдинә Солтан, Гариф Солтан, Александр Бенигсен Али Акыш, Надир Дәүләт. Мюнхен, 1970нче еллар

1976 елда Мүнһендәге Инглишер Гартенда Азатлык/Азат Европа радиосы бинасы. Шул елда Азатлык радиосы белән Азат Европа радиосы бергә кушыла

"Азатлык радиосы" хезмәткәрләре: Фәридә Хәмит, Хәйретдин Гөләчйоз, Сабирҗан Бәдретдин

1980 елларда Мүнһендә Азатлык/Азат Европа радиосының тапшыруларны эфирга бирү бүлмәсе

Прага үзәгендәге бина, Азат Европа/Азатлык Радиосы монда 1995 елда Мюнхеннан күченә. Татар-башкорт хезмәте бу бинада 15 елга якын эшли

Уңнан сулга: шагыйрә Гөлшат Зәйнашева, Гали Акыш, Айша Аги, Шамил Закиров, Римзил Вәли, Төркия татары, Илһам Шакиров, Равил Шәрәфи, Фәрит Иделле, Дания Норлат. Казан, 1990 ел

Фәрит Иделле Казанда беренче Татар яшьләре көннәрендә катнаша, 1990 ел

Казанда Азатлык радиосы хәбәрчеләре җыены, 2000 елның марты

Сулдан: татар галиме Илдар Низамов, Азатлык мөдире Кәрим Камал, Азатлыкның Казан бюросы мөдире Римзил Вәли, Казан бюросы, 2008 ел

Азатлыкның Прага студиясендә "Безнең Гәҗит" баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов һәм Азатлык мөдире Кәрим Камал, 2012 ел

2014 елда Азатлык радиосы Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанда бер төркем актив татар яшьләре белән түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрә. Чарада шулай ук радионың 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.

Праганың Һагибор районындагы бина, Азат Европа/Азатлык Радиосы анда 2009 елда күченә.