ФСИН корал җитештерүче оешмага тоткыннар хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итә

Икенче дөнья сугышы чорының Т-34 совет танкларын төзәтү эшләре. Архив фотосы

2023 елның 1 гыйнварына булган рәсми статистикадан күренгәнчә, Русия төрмәләрендә 433 006 кеше утыра.

Русиянең Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) "Ростех" дәүләт корпорациясенә — дөньяда корал белән тәэмин итүче иң зур оешмаларның берсенә — җитештерүдә тоткыннарның хезмәтен кулланырга тәкъдим иткән. Бу хакта ФСИН мөдире Аркадий Гостев язган хатка сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.

ФСИН башлыгы тоткыннар "Ростех"ка кирәк булган продукцияне җитештерү, алар белән тәэмин итүгә булыша алыр иде дип саный. Үз чиратында "Ростех" бу тәкъдимне үзенең ширкәтләренә юллаган, дип яза басма. Хат турында башка нечкәлекләр билгеле түгел. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте дә, "Ростех" та журналистларның сорауларына җавап бирмәгән.

Басма бу уңайдан тоткыннарның хезмәте сезгә ничек файдалы булыр иде дип, төрле тармак вәкилләреннән сораштыру уздырган.

Әйтик, очкычлар җитештерү белән бәйле тармакта эшләүче белгеч тоткыннарны авыр булмаган эшче белгечлекләренә җибәрергә була, хәзер эшче көчләргә кытлык зур дип белдергән. Телекоммуникацияләр тармагы вәкиле исә электрон җиһазлар җыю өчен безгә бигрәк тә хатын-кызларның хезмәте файдалы булыр иде, дигән.

  • 2023 елның 1 гыйнварына булган рәсми статистикадан күренгәнчә, Русия төрмәләрендә 433 006 кеше утыра. Еш кына аларны үзләре тотылган колонияләрдә җиһаз ясау, кием һәм хәрби формалар тегү кебек эшләрдә эшләтәләр. Әмма Җәзаларны үтәү федераль хезмәте тоткыннарны башка эшләргә дә җибәрүне тәкъдим иткәләде.
  • Әйтик, узган ел "Ростех"ка керүче "Уралвагонзавод"ның 250 тоткынны эшкә алачагы хәбәр ителде, алар эшче белгечлекләргә алыначак дип фаразланды. Моңарчы тоткыннарны эшкә алырга әзер булулары турында "КамАЗ" белән "АвтоВАЗ" да белдергән иде. Әмма яшерен җитештерүләрдә тоткыннарны эшләтү мөмкин түгел диярлек, шулай ук бу аларны белгечлеккә алдан әзерләүне һәм эш җирендә сакчылар булуны таләп итә. Шуңа күрә моңарчы бу тәҗрибәләр барып чыкмады.
  • Тоткыннарны зур җитештерү оешмаларындагы эшчәнлеккә җәлеп итү фикере Русиядә берничә ел карала. Русия кануннары тоткыннарны төрмәдән читтә эшләтергә рөхсәт бирә. Аларның хезмәт хакы түләнергә тиеш, шул ук вакытта тоткыннарны изоляцияләү һәм саклап тору җайга салынган булуы зарур.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!