Бүген, 6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Сюй - Кытай ватандашы, Казан федераль университеты студенты.
Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карары чыгарды, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.
Кичә, 5 апрельдә Казанда блогерлар Гела Гогишвили һәм Һаоян Сюй тоткарланды.
Япеев полиция бүлекчәсендә блогерлар үзләренә "ЛГБТны пропагандалау" турында беркетмә төзелүен белеп алды.
Егетләр өстеннән әләк язган Новосибирски кешесе һәм Казан полициясе фикеренчә, алар ЛГБТны "үбешеп, кочаклашып төшкән, бергә йоклаганнарын күрсәткән видеолары" белән пропагандалаган, дип язды "Дело ЛГБТ+" хокук яклау инициативасы.
Шул ук дәлилләрне полиция бүген мәхкәмәдә дә китергән. Шул ук вакытта, янәсе полиция каналга язулыучылар арасында 1,7 меңнән артык балигъ булмаучыны исәплән чыгарган.
Адвокат Адел Хәйдәршин ЛГБТны пропагандалау булган дип әйтү өчен экспертиза уздырырга кирәк дигән иде. Ул YouTube-тагы язылучыларның балигъ булмавы турында дәлилләр эш материалларында юк, ди.
Блогерларның каналына "өлкәннәр өчен" дигән тамга куелган, ди адвокат. Утырышта урысчадан кытайчага тәрҗемәче дә катнашкан. Һаоян Сюй гаебен танымаган.
Утырышка Сюйны хуплаучылар, шул исәптән башка Кытай студентлары да килгән, әмма аларны кертмәгәннәр. Социаль челтәрләрдә Гела Гогишвили Һаоянны хупларга килгән "кытайларны миграция хезмәте тоткарлады" дип хәбәр итте.
Депортацияләү турындагы карар гамәлгә кергәнче Сюй чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгендә булачак.
Гогишвилига ачылган административ эшне Казанның Вахитов районы 1нче мәхкәмә бүлгесе караячак, әлегә утырышның көне билгеле түгел, дип яза "Медиазона".
- Гела Гогишвили һәм Һаоян Сюй — яшь ЛГБТ-пар. Алар TikTok-та һәм Telegram-каналларында үз тормышлары турында сөйли. Блогерлар күптән түгел үзләрен һомофоблар эзәрлекли башлавын һәм үтерү белән янавын әйтә.
- Былтыр 24 ноябрьдә Русия думасы ЛГБТ пропагандасын тулысынча тыю турында канун кабул итте. 5 декабрьдә аны Русия президенты Владимир Путин имзалады. Яңа маддә нигезендә, физик һәм юридик затларга зур күләмдә штрафлар бирү күз уңында тотыла, чит ил ватандашларын исә илдән депортацияләргә мөмкинннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз