Казанда яшәүчеләр урамнардагы агачларның ябалдашларын вәхшиләрчә кисеп атуларына зарлана

Агачларны мэрия рөхсәте белән “Горводзеленхоз” кискән. Белгечләр агачлар исән калса да, мондый “тураклаудан” соң, аларның күбесендә авырулар һәм корткычлар барлыкка килү ихтималы зур, ди.

Казан урамнарында менә-менә яфрак чыгарырга тиеш булган агачларның ябалдашларын вәхшиләрчә кисеп атканнар. Агачларны мэрия рөхсәте белән "Горводзеленхоз" кискән.

Куркыныч тудыручы ботаклардан арындыру, шәкел бирү өчен эшләнергә тиешле бу эштән быел шәһәрдә яшәүчеләр канәгать түгел. Кәүсәләренә кадәр диярлек киселгән агачларны күреп, алар Казандагы пабликларда тискәре фикерләрен калдырды, дип яза "Вечерняя Казань"

Зарланучылар урамнарда гарип кәүсәләр генә калуын искәртә, җәен агачларның ябалдашлары булмаячагына борчыла диелә.

Шәһәр халкының зары Казан мэры Илсур Метшинга да барып ирешкән. Ул киңәшмә вакытында моңа фикер белдергән. Әмма Метшин бу рәвешле имгәтелгән агачлар белән нәрсә булачагы, чаралар күрелеп-күрелмәячәге турында әйтми. "Кешеләр борчылып, агачларны артык кисеп ташлауларын хәбәр итә. Электр чыбыклары булган урыннарда алар комачау итәдер дә, әмма кәүсәсен һәм берничә ботагын гына калдырганнар – моңа аңлатма бирүе авыр", ди ул.

Казан дендрологы, биология фәннәре кандидаты Галина Юпина да моны "вандаллык" дип атаган. "Горводзеленхозда эшләүче белгечләр бөтен шәһәргә җитми һәм хакимиятләр агач кисәргә кем туры килә шуны җибәрәләр, күрәсең", дигән ул.

Басмага Казанның "Яшел утрау" ("Зеленый остров") ландшафт студиясе җитәкчесе Евгений Коновалов фикер белдергән һәм агачлар исән калса да, мондый "тураклаудан" соң, аларның күбесендә авырулар һәм корткычлар барлыкка килү ихтималы зур, дигән. Аның фикеренчә, быел җәй бу агачларда күпереп торган ябалдашлар булмаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!