Илнур Фәйзрахманов быел Сабантуйны үткәрмәскә чакыра

Your browser doesn’t support HTML5

"Быел Сабантуйларны үткәрмәскә — сугыш бара бит, көн дә дистәләгән мәет кайта." Мондый тәкъдим белән "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов чыкты. Кемдер хуплый, кемдер "Сабантуйны түгел, сугышны туктатырга кирәк" дип яза. Ә кемдер "Ник Сабантуйга гына бәйләнәсез соң, нишләп урысның Каравоннарын туктатып торырга кирәк дип язмыйсыз?" дип аптырый.