Быел Тукай бүләген 13 шәхес дәгъвалый

Тукай бүләге комиссиясе 2023 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте. Исемлекне Татарстан мәдәният министрлыгы чыгарды.

2023 елның Тукай премиясенә намзәтләр билгеле булды. Намзәтләр барлыгы 13:

  • театр сәнгате өлкәсендә:

"Әкият" курчак театры — "Адәмнәр" спектакле өчен;
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар театры — "Абага алмасы ачы була" спектакле өчен;

  • әдәбият өлкәсендә:

шагыйрә Флера Гыйззәтуллина — "Яну дәверләрендә", "Вөҗдан үре — йөрәк түре" китаплары өчен; Наил Касыймов — "Су буенда учак яна" китабы өчен; Шәфкать Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) — "Аучы җыры", "Чоңгыл", "Иман капка ачканда", "Себерем — үз җирем" шигырь җыентыклары өчен;

  • кинематограф өлкәсендә:

Мансур Гыйләҗев һәм Илдар Ягъфәров — "Күктау", "Байгал", "Исәнмесез?!" фильмнары өчен; Алексей Барыкин — "Заступница", "Осанна", "Святитель" трилогиясе өчен;

  • музыка сәнгате өлкәсендә:

Земфира Сәйдәшева — профессиональ һәм фольклор татар музыкасы өлкәсендәге эшчәнлеге өчен; Геннадий Макаров — Татарстан халыкларының җыр традицияләрен өйрәнү һәм үстерүгә керткән өлеше өчен;

  • рәсем сәнгате өлкәсендә:

Наилә Кумысникова — күн мозаикасы техникасында эшләнгән паннолар сериясе өчен; Фәрит Гобәев — Татарстанга багышланган фотография өлкәсендәге эшләре өчен;

  • архитектура өлкәсендә:

Фирдәвес Ханов — архитектура өлкәсендә татар милли мәдәниятен үстерү өчен (Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчете һәм парклары); Равил Айдаров — Татарстанның агач архитектурасына багышланган альбомнары өчен.

***

2015 елдан Тукай бүләге шагыйрь туган көнне - 26 апрельдә тантаналы шартларда тапшырыла башлады. Аңа кадәр лаеклар Шигърият бәйрәмендә игълан ителеп, бүләк үзе 30 август – Татарстан бәйсезлеге көнендә бирелә иде.

Нигезләмәгә күрә, премия өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе мәдәният, сәнгатькә өлеш кертүчеләр – премиягә лаеклар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!