Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Русия ягында Украинага каршы сугышучы татар егетләренең үлемен аклап чыкты. Бу хакта ул бүген Дөнья татар хатын-кызлары корылтаеның пленар утырышында белдерде.
"Ир-ат һәрвакыт гаиләне һәм илне сакларга тиеш. Кирәк вакытта ил өчен үлә дә белергә кирәк. Шуңа күрә үләләр дә. Махсус операция дигәндә, сезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Милли лидер (Владимир Путин) аны игълан иткәннән соң, без корылтайда карар кабул иттек. Фронтка азык төлек, маскировка челтәрләрен һәм бөтен әйберне сез, хатын-кызлар, илтеп бирәсез", диде ул.
Your browser doesn’t support HTML5
Шәйхразиев татар ирләренең сугышта үлеп калуын аклап чыкты
Мисал итеп ул Чиләбе, Сахалинда татар хатын-кызларының сугышчыларга ярдәм итүе турында сөйләде.
"Безнең егетләребез бүген юлбарыслар кебек сугышалар дип әйтәбез. Кайвакыт без һәлак булу гына җитми, безгә җиңү кирәк дибез. Аллаһ насыйп итсен, махсус операция безнең җиңү белән тәмамланып, егетләребез үз гаиләләренә кайтсын", диде ул.
- Узган ел Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 425 көн дәвам итә. Азатлык сугышның беренче көненнән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенге көндә бу сугышта Татарстаннан кимендә 329, Башкортстаннан кимендә 567 кеше һәлак булган. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!