Үзәк урамдагы һәйкәл зыян күргән: аның кызыл йолдызын, Русия байрагы төшерелгән корылманы, чәчәкләр бәйләмен читкә алып ташлаганнар диелә.
10 майга каршы төндә Татарстанның Яшел Үзән районы Раифа авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлне мәсхәрәләгәннәр. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.
Үзәк урамдагы һәйкәл зыян күргән: аның кызыл йолдызын, Русия байрагы төшерелгән корылманы, чәчәкләр бәйләмен читкә алып ташлаганнар диелә.
Бу хәлнең шаһите булган кеше әйтүенчә, әлеге гамәлне кылган егет урман ягына качкан.
Һәйкәлне тулысынча тәртипкә китергәннәр.
Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев бу хәлне шәхси күзәтүе астына алуын әйткән, тәртип саклаучылар бу эшне эшләүчеләрне эзли дигән.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!