Freedom House: демократия дәрәҗәсе ягыннан Русия Беларус белән тигезләште

Украинадагы сугышка каршы митинг. Петербур, 2022 елның 27 феврале

Русия Украинага каршы сугышын башлаганнан соң, илдәге демократиянең дәрәҗәсе нык кимегән һәм Беларустагы белән тигезләшкән. Ул хакта Freedome House әзерләгән хисапта язылган.

Бер елда Русиядәге демократия күрсәткече 7-баллык баганада 1,32 баллдан 1,11 баллга төшкән. Җиде күрсәткечнең бише кимегән, алар: сивил җәмгыять, бәйсез медиа, җирле үзидарә, мәхкәмә бәйсезлеге һәм ришвәтчелек. Дәүләт идарәсе һәм сайлау процесслары күрсәткечләре үзгәрмәгән.

Freedom House бәяләмәсенә күрә, Русия нибары 2%ка гына демократияләшкән, ил консолидацияләшкән авторитар режимнар төркеменә карый. Бу төркемгә белгечләр, шулай ук, Беларус, Азәрбайҗан һәм Таҗикстанны (алар 1%ка гына демократияләшкән), Төрекмәнстанны (бөтенләй демократияләшмәгән) һәм Кыргызстан (11%), Казакъстан (5%) һәм Үзбәкстанны да (4%) кертә.

Демократиянең дәрәҗәсе элекке Советлар берлегенә кергән илләрдә 19нчы ел рәттән начарая. Русия Украинага каршы сугышын башлаган 2022 елда демократияләр белән автократияләр арасындагы аерма арткан. Шул ук вакытта Көнчыгыш Европа һәм Балкан илләрендә демократиянең дәрәҗәсе үзгәрмәгән диярлек.

Украинада — Русия аңа каршы сугыш башлауга карамастан — демократиянең дәрәҗәсе 3,36 баллда калган: хәзер ул 39%ка демократияләшкән һәм транзит режимнар төркеменә карый.

Демократиянең иң яхшы күрсәткече — 7 баллдан 6 балл — Эстониядә. Латвия, Литва, Словения һәм Чехия Эстониядән беразга гына калыша: бу илләрне белгечләр консолидацияләшкән демократияләр төркеменә кертә.

Freedom House —хокук яклау оешмасы. Штаб-фатиры АКШ башкаласы Вашингтонда урнашкан. Ул төрле илләрдәге сәяси һәм сивил ирекләренең хәлен өйрәнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!