Бу җәй Русия студент отрядлары Украинага һөҗүмдә җимерелгән Мариупольне төзекләндерәчәк

Мариуполь. 2023 ел

Отрядларга быел 200 меңнән артык кеше кушылачак диелә.

Бу җәйдә Русиянең студентлар отрядлары Мәскәүнең Украинага каршы һөҗүмендә җимерелгән Мариупольнең инфраструктураларын төзекләндерүдә катнашачак. Отрядларга быел 200 меңнән артык кеше кушылачак. Әлеге мәгълүматны Русия вице-премьеры Татьяна Голикова җиткерде.

ТАСС язуынча, Голикова "бу авыр, җаваплы, тарихи вакытта" саклану-сәнәгать комплексы оешмаларында студент отрядларының эше бик әһәмиятле дип искәрткән. "Сезнең ярдәм белән Донецки "халык республикасы"ндагы "Саур-Могила" мемориаль комплексын торгыздык, ә быел җәй Мариуполь инфраструктурасы төзекләндереләчәк", дигән.

  • Путин фәрманы белән былтыр 24 февральдә башланган сугышның беренче көннәрендә үк Русия гаскәрләре Мариупольне чолгап алган иде.
  • Былтыр май аенда су белән тәэмин итү системы җимерелү сәбәпле Русия Украинадан оккупацияләгән Мариупольдә инфекцион авырулар таралырга мөмкин дип сагайдылар.
  • Шул ук вакытта Русия саклану министры Сергей Шойгуның урынбасары Тимур Иванов Русия хәрбиләре басып алган Мариупольне төзекләндерү эшләре өчен киткән чыгымнарны берничә тапкырга арттырып күрсәтеп, үз кесәсенә акча эшли.
  • Русия хәрбиләре җимергән Мариупольдә барлык төзелеш эшләрен дә Тимур Ивановка якын булган "Олимпситистрой" алып бара. Ширкәт Мариупольдә 12 биш катлы йорттан торган "Невский" торак комплексын төзегән һәм хәзер тагын алты күпкатлы йорт белән 60мең дүрткел метр мәйданда яңа медицина үзәге төзи.
  • Тимур Ивановның элекке дусты фикеренчә, "сугышта җиңелгән вакытка Путин режимы зәгыйфьләнәчәк, ә Тимур Мариуполь төзелешләрендә буыннардан буыннарга җитәчәк кадәр урлаячак һәм кемне сата ала, шуны сатып, Көнбатышка күчеп китәчәк".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!