Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 25,5 мең хәрбие һәлак булуын раслады. Башкортстан — иң күп кешесен югалткан төбәкләр арасында

Шуларның 2 498е – мобилизациягә эләккәннәр. Үлүчеләр арасында элеккечә, иң күбе тоткыннар, дип искәртелә. Һәлак булучылар аеруча Башкортстаннан, Краснодар краеннан, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләреннән, Бурятиядан һәм Волгоград өлкәсеннән күп диелә.

16 июньгә Украинадагы сугышта Русиянең 25 528 хәрбие үлеме расланган. Шуларның 2 498е – мобилизациягә эләккәннәр. "Медиазона" белән ВВС-ның урыс хезмәте журналистлары югалтулар турында шундый мәгълүмат китерә.

Үлүчеләр арасында элеккечә, иң күбе тоткыннар, дип искәртә алар. Һәлак булучылар аеруча Башкортстаннан, Краснодар краеннан, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләреннән, Бурятиядан һәм Волгоград өлкәсеннән күп диелә.

Азатлык та сугышның беренче көненнән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 493, Башкортстаннан кимендә 790 кеше һәлак булган.

БУ ТЕМАГА:

Сугышта үлүчеләр: Татарстан һәм Башкортстан

Журналистлар Русия гаскәрендәге һәм башка куәт оешмаларындагы 2150 офицерның һәлак булуын раслаган. Шуларның 251е – подполковник һәм аннан да югарырак дәрәҗәдә. 161 хәрби пилотның үлүе билгеле.

Русия гаскәрләре сугышның беренче атнасында берничә юнәлештә һөҗүм алып барган иде, ул чор белән чагыштырганда, быел кышын Бахмутны штурмлаган вакытта Русия күбрәк кешесен югалткан булырга мөмкин, дип искәртелә.

  • Журналистлар һәлак булган русияләр турындагы мәгълүматны сугыш башыннан бирле җыя. Исемлеккә бары тик үлемнәре ачык чыганаклар аша расланганнарны гына кертәләр. Чын югалтулар күпкә күбрәк булырга мөмкин, ди тикшеренү авторлары.
  • Русия саклану министрлыгы шәхси югалтулары турында хисап бирми һәм журналистлар биргән саннарга фикер белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!