Украина көньягында барган бәрелешләрдә Русия һәм Украина зур югалтулар кичерә. Бу хакта Британия саклану министрлыгының көндәлек хисабында әйтелә. Яңа хисап Украина контрһөҗүменә багышланган.
Министрлык язуынча, Русия югалтулары, мөгаен, марттан бирле иң югары дәрәҗәгә җиткән. Ул чакта Бахмут өчен зур бәрелешләр булган. Шул ук вакытта, төгәл югалтулар саны китерелми.
Хисапта әйтелгәнчә, иң зур бәрелешләр хәзер Запорожье өлкәсе, Донецки өлкәсенең көнбатышы һәм Бахмут тирәләрендә бара. Барлык бу районнарда Украина хәрби көчләре һөҗүм алып бара, алар кечкенә уңышларга ирешә алды.
Көньякта исә Русия чагыштырмача уңышлы саклану чараларын алып бара, ди Британия министрлыгы.
- Британия саклану министрлыгы исәбенә күрә, 2022 елның маеннан бирле Бахмутта 60 меңнән артык русияле үлгән яки яраланган. АКШ мәгълүматына күрә, 2022 елның декабреннән 2023 елның маена кадәр Бахмутта ЧВК Вагнерның якынча 10 мең хәрбие үлгән.
- "Медиазона" белән ВВС-ның урыс хезмәте журналистлары исәбенә күрә, 16 июньгә Украинадагы сугышта Русиянең 25 528 хәрбие үлеме расланган. Бу журналистлар ачык чыганаклардан җыя алган сан, чынлыкта үлемнәр саны югарырак.
- Азатлык та сугышның беренче көненнән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 493, Башкортстаннан кимендә 790 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!