Русия басып алган Херсон өлкәсе баскын хакимияте башлыгы Владимир Сальдо Украина гаскәренең Чонгар күперенә һөҗүм итүен белдерде. Күпер Сиваш култыгы аша аннексияләнгән Кырымга алып бара.
— Күпердә юл зыян күргән. Корбаннар юк, — дип белдерә түрә. Аның сүзләренчә, күпердән машиналар йөреше якын арада торгызылачак.
Күпергә һөҗүм турында мәгълүматны Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксёнов та раслады.
Украина хәрби көчләре һөҗүм турында әлегә берни хәбәр итмәде. Баскын хакимиятләр һөҗүм вакыты турында белдермәде.
Украин хәбәрләренең "Оперативный ЗСУ" телеграм-каналы зыян күргән күпернең фотоларын чыгарды.
Чонгар аша юл — Кырымнан Русия басып алган Мелитопольга һәм көньяк фронтка иң якын юл. Көньяк фронтта хәзер Украина контрһөҗүм алып бара.
Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә һөҗүм итте. Кырымны Украинадан Русия 2014 елда басып алды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!