24 июнь, шимбә көнне Дания башкаласы Копенһагенда яшерен рәвештә Украинадагы сугышка багышланган халыкара конференция үткән. Бу хакта бүген, дүшәмбе көнне алман медиалары, шул исәптән Deutsche Welle һәм ARD хәбәр итте.
Чарада Көнбатыш илләре, шул исәптән Германия, сугышта нейтраль тарафны алган "глобаль Көньяк" дәүләтләре вәкилләре катнашкан диелә. Аерым алганда Кытай, Һиндстан, Бразилия һәм Көньяк Африка республикасы дипломатлары булган.
Медиа мәгълүматынча, мондый конференция уздыруны Украина тәкъдим иткән. Шул ук вакытта чарада украин вәкилләре булганмы – бу турыда әйтелми.
ARD язуынча, июльдә "глобаль Көньяк" илләре катнашында тынычлык турында рәсми сөйләшүләр үтәргә мөмкин.
Бу сөйләшүләрнең нинди форматта узасы әйтелми, конференциядә катнашучылар бу очрашу нәтиҗәләре турында фикер белдермәде.
- Соңгы вакытта Көнбатыш илләре вәкилләре Украинада тынычлык урнаштыру мәсьәләсендә Африка, Азия һәм Латин Америкасы илләре белән активрак хезмәттәшлек итәргә кирәклеген кабатлап килде.
- Көньяк Африка Республикасы, Кытай, Һиндстан һәм Бразилия Русия белән бергә БРИКСка - Көнбатышныкы булмаган илләрне берләштерүче зур оешмага керә. Сүз хәрби-сәяси хезмәттәшлек турында бармый. Әмма Кремль янәсе Русия Украина белән сугышта "дөнья күпчелегенең" мәнфәгатьләрен яклый дигән тезислар белән чыгыш ясый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!