Киселев "Вагнер" ширкәте Русия хакимиятеннән 858 миллиард сумнан артык акча алганын әйтә

Евгений Пригожин

Киселев бу мәгълүматларның чыганагын күрсәтмәде.

2 июльдә, Русия федераль телевидение алып баручысы Дмитрий Киселев "Известия Недели" програмы тапшыруында "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин сугышчылар төркеме хөкүмәт контрактларыннан 858 миллиард сумнан артык акча алган, диде.

Киселев бу мәгълүматларның чыганагын күрсәтмәде, дип яза "Настоящее время".

Кремль күптәннән "Вагнер" белән турыдан-туры бәйләнешне кире кага, ләкин Русия президенты Владимир Путин узган атнада беренче тапкыр ЧВК "Вагнер"ны хөкүмәт финанславын таныды.

Кремльнең Украинадагы сугышында төп роль уйнаган "Вагнер" ширкәте шулай ук Сүрия һәм берничә Африка илендәге чаралары өчен миллиардлаган доллар алды.

  • 24 июнь иртәсендә "Вагнер" көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алып, Мәскәүгә юл тотты. Русия президенты Владимир Путин махсус мөрәҗәгать белән чыкты һәм фетнә чыгаручыларны хыянәтче дип атады.
  • Беларус җитәкчесе Александр Лукашенка "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин белән сөйләшүләр алып барды.
  • Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Пригожин Мәскәүгә оештырылган "гаделлек маршын" кире борды.
  • 26 июньдә ясаган белдерүендә Путин хосусый хәрби ширкәт сугышчыларын начар ниятләрдә кулланырга теләделәр дип белдерде. Шул ук вакытта ул "бердәнбер дөрес карар кабул иткән" һәм "соңгы сызык янында туктаган" вагнерчыларга рәхмәт әйтте. Ул аларга Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә, туганнары янына кайтырга яки Беларуска китәргә тәкъдим итте.
  • Шул ук вакытта Беларуста "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең яллы сугышчыларын урнаштыру өчен чатыр лагерьлары төзелә башлаган. "Вёрстка" язуынча, аларның берсе – Могилёв өлкәсендәге Осиповичи шәһәре янындагысы сигез мең сугышчыга исәпләнгән. Барлыгы берничә лагерь төзеләчәк, төгәл саны әйтелми. Осиповичи Украина белән чиктән 200 километрда урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!