Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Русия билгеләп куйган Кырым башлыгы Сергей Аксеновка каршы әзерләнгән һөҗүмне булдырмый калуын хәбәр итте. Махсус хезмәтләргә сылтанып язучы Русия медиалары хәбәр итүенчә, Аксеновка һөҗүм итәргә теләгән 1988нче елгы русияле тоткарланган. Ул Украина иминлек хезмәте (СБУ) тарафыннан ялланган, Украинада күзләү һәм шартлату эшчәнлегенә өйрәнгән, дип яза Русия басмалары.
"Чит ил күзләү хезмәте агенты, 2023 елның июнендә Кырым җирлегенә килеп, террор гамәленә әзерләнә башлаган. Ул республика башлыгы машинасын шартлатырга ниятләгән. Ләкин башкарырга җитешмәде, шартлаткычны саклау урыныннан чыгарганда кулга алынды", дип хәбәр итә ФСБ.
Тоткарланучыга каршы җинаять эше ачылган диелә.
Бу беренче тапкыр түгел. 3 май иртәсендә ФСБ берничә Украина һәм Русия ватандашының ярымутрауга Русия куйган җитәкчелеккә һөҗүм омтылышы турында җиткергән иде. Русия мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ул вакытта Виктор Подвальный, Александр Литвиненко, Сергей Кривошеин, Константин Евмененко, Игорь Зорин һәм Сергей Войнаровский кулга алынган.
Төркем Украина саклану министрлыгының баш күзләү җитәкчелеге тарафыннан булдырылган дип белдерде ФСБ.
Аксенов сүзләренчә, шикләнелүчеләр "Бахчасарай өлкәсендә тимер юлларын шартлаткан бер үк төркем".
- 2014 елдан ким дигәндә 16 Украина ватандашы Кырымда һәм Акъярда "шымчылык" һәм "саботаж"да гаепләнеп хөкем ителде.
- Шулай ук, Русия иминлек көчләре "Хизб ут-Тахрир" оешмасына караган кырымтатарларны төрле диверсияләрдә гаепләп килә.
- Русиянең Украинага каршы һөҗүме башланганнан соң, ярымутрауда сугыш белән риза булмаган бар кеше дә эзәрлекләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!